Юбилеең белән, Роза апа!
Хөрмәткә лаек шәхес
Арча Мәдәният йортында мәдәният һәм хезмәт ветераны Роза Әминованың юбилеена багышланган чара үтте.
Роза апа бөтен гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган шәхес. Аның тормыш юлы да гыйбрәтле. Кыю характеры, үҗәтлеге нәтиҗәсендә ул бөтен кыенлыкларны җиңеп чыга ала. Заманында Арча Мәдәният йортын җитәкләде, аны гөрләтте ул. Роза апа кул астында эшләп, аннан үрнәк алган һәм бик күп нәрсәләргә өйрәнеп калган өлкәннәр дә, яшьләр дә котлады ул көнне Роза апаны.
Фото Арча Мәдәният йорты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев