erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Биш йорт яна...

Сак булыйк!

Электрон челтәрләрдә халык дулкынланып Актаныш районындагы янгын видеоларын карады. Без хәлне ачыклау өчен Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге белгечләре белән элемтәгә чыктык. Өлкән күзәтүче-тикшерүче Наил Бәйрәмов болай дип сөйләде: дөрестән дә, 10 апрельдә 15 сәгать 9 минутта Глонасс+112 системасы буенча 103 ПСЧ часте элемтә пунктына Актаныш районы Буаз-Күл авылында Вахитов урамындагы 22нче йорт яна дигән хәбәр керә. Нәтиҗәдә шушы Буаз-Күл авылының Вахитов урамында 2 торак йорт һәм 3 буш, кеше яшәмәгән йорт яна. 20нче һәм 22 йортлар арасында Б.Дәүләтов һәм Вахитов урамнарын тоташтыручы тыкрык бар. Тыкрыкның ике ягында да буйдан буйга агач рәшәткә. Янгын бакчадагы коры үләннең януыннан һәм утның агач рәшәткәгә кабып китүеннән чыккан, дигән фараз бар. Аннан инде ут сарайга каба. Шулай итеп, кеше яшәгән 20нче йорт та һәм 24нче йорт та сарайлары белән яна. Кеше яшәмәгән  22нче, 17нче һәм 19нчы йортлар шулай ук сарайлары белән яна. Янгынның гомуми мәйданы 400кв.м.тәшкил итә. Үлгән кешеләр юк. Янгынның сәбәбе – йорт тирәсендә коры үләнне караусыз яндыру. Зинһар өчен, коры үләнне яндыра күрмәгез! Бу турыда балаларга да кат-кат әйтегез. Алар уйнап коры үләнгә ут төртә күрмәсеннәр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре