erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бөтен Арча, Күпербаш халкы кәбестә тозлый

Бердәмлек таулар күчерә

"Килеп китегез әле, монда халык махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен кәбестә тозлый", - дип шалтыратты район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина.
Нәрсә икәнең аңлап бетермәдем, барып карарга булдым.
Җиңү паркы каршындагы базарга килеп керсәм, халык мәш килә. Рәмзия Шәриповна машинадан кәбестә биреп тора, шунда урамда ук бер төркем хатын-кыз - исемнәрен дә сораштым Гөлнәзирә Рәхмәтуллина, Гөлнара Исмәгыйлева, Заһирә Закирова, Зөлфирә Минһаҗева кәбестә турый. 
- Бина эчендә дә эшлиләр, - дигәч, базарның бер буш торган ноктасына күз салдым.
-Анда да эче тулы кеше, кайсы кәбестә турый, кайсы тозлый. Миндияр Минҗанов, Сания Минзина, пенсионерлар берлеге җитәкчесе  Руфия Баһаветдинова, Әминә Гаффарова, Әлфия Абдрахманованың куллары кулга йокмый. Сокланып карап тордым. Шунда ук кәбестә тутырылган савытлар өелеп куелган. 
Җиңел машиналар бер-бер артлы килеп, кәбестә төяп алып китә.
 "Кандишкин С. Р." крестьян-фермер хуҗалыгы ике тонна кәбестә биргән. 
- Алып кайтуны базар хуҗасы Илназ Закиров оештырды, - диде Наилә Бабакулова.  - Кәбестә тозлап бетергәч, солдатларга җибәрү өчен токмач кисәчәкбез. 10 ноябрьгә өлгертергә кирәк.
- Кәбестә кайта, тозларга кирәк булачак, дигәч, ветераннарга һәм мәчеткә мөрәҗәгать иттем. Өлгереп булмый, дип борчылган идек, бөтен Арча, Күпербаш халкы кушылды. Машинага төяп алып китәләр, гаиләләре белән эшлиләр, әзер булгач, китереп бирәләр, - диде Рәмзия Хәмидуллина.
Волонтер Алина Латипова нәрсә кирәген сорый да, шунда ук китереп тә бирә. Ул да машинага кәбестә төйи иде, димәк, гаиләләрендә өмә булачак. 
 Әнә шулай бөтен халык бердәм булып, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен әйбер әзерли. 10 ноябрь көнне гуманитар йөк  китәчәк, шуңа кадәр өлгертергә кирәк.
 Альберт Хәмидуллин машина багажнигына төялгән бер ящик бал күрсәтте. Ярты литрлы 45 банка.
- Арча станциясеннән Минзәлия ханым ире Зәкәрия һәм Сибгатуллиннар гаиләсе исеменнән китерде. Яхшылыгы үзенә изгелек булып кайтсын, - диде Рәмзия Шәриповна.

Җырлап эшләгәндә тизрәк тә, җиңелрәк тә кебек. Шуны күз алдында тотып, Югары Пошалымнан Рөстәм Зыятдинов гармунын күтәреп килгән. Ул гармун тартып, җырлап җибәргәч, кәбестә тозлау өмәсенә бәйрәм төсе кергән кебек булды.

Менә шундый безнең халык, элек-электән илгә килгән авырлыкны бердәм булып күтәрә. Арча, Күпербаш халкы әзерләгән кәбестә махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә туган яктан "тозлы, шул ук вакытта тәмле" сәлам буларак барып ирешсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре