erid:2VtzquqpS7d
Боз астына төшеп киткән үсмер кызны коткарганнар
Арча яңалыклары

Боз астына төшеп киткән үсмер кызны коткарганнар

Шаһитлар Мәләкәс елгасы бозында биш бала уйнавы турында хәбәр иткән.

Чаллыда Тукай исемендәге яр буе янында боз астына төшеп киткән үсмер кызны коткарганнар.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шаһитлар Мәләкәс елгасы бозында биш бала уйнавы турында хәбәр иткән.

Зональ янгын сүндерү-коткару отряды коткаручылары килгәндә елгада кеше булмаган.


Ачыкланганча, 13 яшьлек кыз боз астына төшеп киткән. Баланы судан ярга чыгарганнар, ә аннары өенә кайтарганнар.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/14-04-2021/challyda-boz-astyna-t-shep-kitk-n-smer-kyzny-kotkargannar-5819651

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев