Бройлерларыгыз үсәме?
Сезгә киңәшләр.
Бройлерларыгыз үсәме? Һәркемнең үз сере. Кем ничек үстерә. Теге сатучыныкы яхшы, монысы начар дигән булып сайлый-сайлый алган булабыз.
Минем сайлап алганым юк. Кем китереп бирә - шунысын алам. Караудан тора. Ә беләсезме, мин бөтен ризык калдыгын туңдыргычта җыеп барам. Хәтта бәрәңге кабыгын да! Чебиләргә ризыкны пешереп бирмим. Дөрес, бәрәңгене 20 минут пешерәм. Аннан шуңа тарттырылган бодай белән арпаны салам да болгатып сарайга куям. Шунда пешеп бетә.
Биргәндә үләнне ваклап балта белән чабып, ризык белән болгатып бирәм. Бер төрле генә үлән бирмим. Кочыткан, әрекмән, бака яфрагы, люцерна, тузганак һ.б. Әчегән вареньены бер савыт белән биргән идем. Яратып ашадылар. Суларын алыштырып торам. Краннан гына агызып салкын су бирергә ярамый. Аерым савыт белән вак таш куям.
Ризык биргәндә тагарак төбенә корыны салам, өстенә пешкәнне. Үзебезнең минитегермән бар. Арпа, бодайны шунда тарттырам. Азрак борчак, кукуруз салам. Симәнке салсаң да була.
Гөрләп үсәләр. Итләре бик тәмле була. Туганнарга күчтәнәчкә биргәндә дә иң тәмлесе синеке диләр. Кыш буе рәхәтләнеп ашыйбыз. Шулпасы. . . М-м. . . Әле дә бар. Дүрт тундыргыч эшләп тора.
Нурсөя Калистратова.
Арча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев