erid:2VtzquqpS7d
Бу атнада Татарстанда 32 градуслы эсселек көтелә...
Арча яңалыклары

Бу атнада Татарстанда 32 градуслы эсселек көтелә...

Синоптиклар һава температурасының кискен җылынуы турында хәбәр итә.

Бу атнада Татарстанда 32 градуслы эсселек көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

11-13 майда төнлә һаваның минималь температурасы +9 ..+14 градус булачак. 11 майда көндез максималь һава температурасы +24..+29, 12 май һәм 13 май көннәрендә  +25..+31 градус көтелә.

14 майда һәм 15 майда, алдан фаразлаулар буенча ,төнлә + 12.. +17 градуска кадәр, көндез һава + 27 ..+32 градуска кадәр җылы була.

Чыганак: Татар-информ

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев