erid:2VtzquqpS7d
Бу җайланмалар кеше гомерен коткара
Арча яңалыклары

Бу җайланмалар кеше гомерен коткара

Янгын чыккан очракта 01,101,112 номерлары белән шалтыратыгыз.

Быел 13 июльдә Кукмара районының бер авылында төнлә янгын чыга, бәхеткә, янгын сигналы җайланмасы эшли һәм 7 кеше коткарып калына, шуларның 3се – балалар.

Мондый җайланмалар ярдәмендә шактый кешеләрнең гомерләре саклап калына. 2016–2021 елда булган 75 янгында 150 кеше исән калды, 61е – балалар. Быел 18 очракта 34 кеше коткарылды, шуларның 12се – балалар.

Мондый фаҗигаләрне кисәтү өчен йортларга, фатирларга янгын сигналы җайланмалары куярга кирәклеген тагын бер тапкыр искә төшерәбез. Ялгыз яшәүче кешеләр, күп балалы, балигъ булмаган балалы гаиләләр өчен бу аеруча мөһим.

Үзегезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны саклагыз. Янгын чыккан очракта 01,101,112 номерлары белән шалтыратыгыз.

Илгизәр Исмәгыйлев,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы

 

 

 

 

 

 

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев