Бүген Арча көрәшчеләре Чаллыга герой-шагыйрь М.Җәлил истәлегенә оештырылучы ярышка китә
Ярышлар ике көн барачак. 13-14 февральдә. Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов.
13-14 февральдә Чаллы шәһәренең Боз сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш буенча ачык турнир узачак. Быел турнир берьюлы өч мөһим датага: Чаллының 400 еллыгына, КамАЗның беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышлана.
Менә ярышка Арчадан кемнәр бара: Динарис Таҗетдинов, Рамил Хәкимҗанов, Илшат Идиятов, Инсаф Мөбәрәкшин, Илнур Зәйнуллин, Ранил Хәйретдинов, Илшат Фазылҗанов, Райнур Фәйзрахманов, Дамир Әһлиуллин, Фаяз Зарипов, Ралиф Сәләхетдинов, Булат Шакиров, Рузәл Фәйзрахманов, Илдар Гөбәйдуллин.
Көрәшчеләргә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев