Бүген Арчада ат чабышы булды (ВИДЕО)
Ат чабышы буенча җәйге сезонны башлап җибәрделәр.
Ярышта барысы 19 ат катнашты. Ат узышларын Яңасала авыл җирлеге башлыгы, атчы Айрат Сафин алып барды. Чабышкыларның ярышларын район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов ачып җибәрде. Ул җайдакларга һәм атларның хуҗаларына исәнлек-саулык, уңышлар теләде. Башта 2 яшьлек атлар 1200 метрга чапты. Финишка беренче булып Арчадан Салават Бикбаев килде. Видеода Салават Бикбаев сөйли. Аннары ярым чиста токымлы атларга старт бирелде. Алар 1800 метрга чапты. 1нче - Көек авылыннан Вильдан Гарифуллин аты. Җайдагы улы Вильсур Гарифуллин. Соңыннан чиста токымлы биш ат 1800 метрга чапты. 1нче - А. Сәләхов фермер хуҗалыгы атында Сергей Изосимов. Видеода Сергей Изосимов сөйли. Ир-егетләр арасында бердәнбер хатын-кыз - Мари Иленнән Анна Макарова катнашты. Ул соңгы чиста токымлылар ярышында 3нче урынны алды.Көне матур булды. Иң мөһиме ярышлар имин үтте. Шулай да бер үкенеч булды. 2 яшьлекләр арасында 7нче номерлы җайдак атыннан төшеп калды. Ат туктап калмады, башкалардан калышмыйча чапты. Дулкынландыргыч мизгелләр... Ул Алексеевск районы аты булып чыкты. Башка районнардан да килгәннәр иде. Ярышта Арча, Алексеевск, Кукмара, Саба районнары, Мари Иле атлары катнашты. Чабышлар бик матур узды. Чөнки атлар әзерлекле иде. Беренче өч урынны алучыларга бүләкләр бирелде. Иганәчеләргә рәхмәт. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев