erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бүген булачак әниләр көне

Бала көтүче әниләр...

Бүген Арча сәнгать мәктәбендә Бөтенроссия “Йөкле хатын-кызлар көне” билгеләп үтелде. Ул елга ике тапкыр: 7 апрель һәм 7 октябрьдә билгеләп үтелә. 2022 елдан бирле үткәрелә. Бәйрәмгә 50ләп булачак әниләр килде. Булачак әниләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина котлады. Сәламәт балалар табып, тигезлек белән матур итеп яшәүләрен, илгә-көнгә лаеклы балалар үстерүләрен теләде. Арча Загсының баш белгече Гөлназ Маркелова хатын-кызларны кызыксындырган мәсьәләләр турында сөйләде. Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Нурсөя Дәүләтшина үзләренең бүлек эше турында сөйләде. Табиб-психолог Наталья Гусева чыгышын да булачак әниләр игьтибар белән тыңладылар. Бәйрәм концерт номерлары, лотерея уеннары белән аралаштырылып барылды. Өйләренә кайткач, гаилә белән тәмләп чәй эчәргә татлы торт та бирелде үзләренә.  Булачак әниләргә шатлык-сөенечләр, гаилә бәхете телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре