erid:2VtzquqpS7d
Бүген поликлиникада диспансерлаштыру үтте
Арча яңалыклары

Бүген поликлиникада диспансерлаштыру үтте

Арча районы үзәк хастаханәсе бу турыда алдан хәбәр итте.

Белдерүне интернет челтәрләренә язып элделәр. Шимбә көнне иртәнге сәг.8дән көндезге сәг. 1 гә кадәр халыкны диспансерлаштыру үткәрәчәкләр. Җайлы бит, авырулар булмаячак, дип мин үзем дә поликлиникага киттем. Регистратурада утырган медицина хезмәткәреннән иң беренче кая керәсе, дип сорадым. Икенче катка 218нче диспансерлаштыру бүлмәсенә, диделәр. Диспансерлаштыру бүлмәсендә кайсы бүлмәләрдә күренәсен язып бирделәр. Флюрография,   ЭКГ, маммография, кан анализы һ.б. Бик уңайлы булды. Алай кеше дә күп булмады. Күзләрне дә карадылар. Рәхмәт медицина хезмәткәрләренә.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев