erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бүген Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн

37 ел үткән.

Әфганстанда армия хезмәте үткән ир-егетләр Арчада сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар һәйкәле янына җыелдылар. Бер минутлак тынлык белән һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. "Сугышчан туганлык" оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов: "Без исән вакытта иптәшләребезне онытмабыз!", - дип сөйләде. Район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров,
 Арча һәм Әтнә районнары буенча  хәрби комиссар  Сергей Иванов ветераннарга исәнлек-саулык теләп, ил алдында торган хәрби бурычларын намус белән үтәгәннәре өчен рәхмәт әйттеләр. 
Искә алу чарасы Арча сәнгать мәктәбендә дәвам итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина ветераннарга ил алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтәгәннәре өчен рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык теләп, яшь буынны тәрбияләүдә уңышлар теләде. Ахырдан ветераннар  күчтәнәчләр алып, очрашуны оештыручыларга рәхмәт әйтеп, тагын очрашырга язсын дип таралыштылар.
Районда 160тан артык Әфганстанда хезмәт иткән ир-егет исәпләнә. Шуның 63е юк инде... Сүзләребез дога булып барып ирешсен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре