erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бүген христианнарның Хач ману көне. Арчада ничек үтә ул?

Бәйрәм белән!

Арча чиркәвенең өлкән попы Лин атакай Кондаков Хач ману бәйрәме белән котлый. Арчаның Вахитов урамындагы чишмәне 18 гыйнварда аруландыруы турында хәбәр итте ул. Суны изгеләндергән вакытта догалар укыла. 19 гыйнвар – христианнарның зур бәйрәме, Хач ману көне. Бу көнне Гайсә пәйгамбәр Иордан елгасына чукындыручы Иоанн янына килә. Гайсә коткаручы бер гөнаһы булмаса да, өч тапкыр суга чумдырып, аруландыруын сорый. Иоанн Гайсә коткаручының теләген үти. Судан чыккач, Гайсә коткаручыга күгәрчен кыяфәтендә Изге рух иңә. Күктән тавыш килә: Син минем яраткан улым; Синдә минем илтифатым”. Хач ману йоласы вакытында Аллаһ–Ата, Аллаһ–Ул, Аллаһ – Изге Рух – өчесе бервакытта үзләрен күрсәтәләр. Бу көнне күпләр махсус урыннарда изгеләндерелгән суда коена. Безнең районда әлеге максатта Вахитов урамындагы чишмә файдаланыла. Ян-ягы әйләндереп алынган. Су коенырга Хәтнә чишмәсенә дә баралар. Өендә, бакчасына чыгып, белгәннәрен укып, өстенә су коючылар да бар. Чишмәләргә изгеләндерелгән суны алырга да киләләр. Шешәләргә алынган су бозылмый озак саклана, шифасы бар, диләр. Борын-борыннан Хач ману чистарыну һәм яктылык бәйрәмнәреннән санала. Бәйрәм алдыннан һәм Хач ману көнендә бәйрәм гыйбадәтләре чиркәүләрдә уза, елга, чишмәләрдәге су изгеләштерелә. Лин атакай Төбәк-Чокырча авылы чиркәвендә дә гыйбәдәт кыла. Изгеләштерелгән су җандагы һәм тәндәге авыруларны юып ала, дәвалый, диләр.  Вахитов урамындагы чишмәдән һәм Арча чиркәвеннән изгеләндерелгән суны алып була. Өйдә краннан да алырга мөмкин, диләр.Әле өлгерәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре