erid:2VtzquqpS7d
Булгур ярмасының файдасы күп
Арча яңалыклары

Булгур ярмасының файдасы күп

Соңгы елларда, борай кебек үк, булгур ярмасы да популярлашты. Әлеге файдалы ярмадан пылау да, аш та, ботка да пешерәләр, салат та ясыйлар.

Файдасына килгәндә, булгурда В төркеме витаминнары күп. Картаю процессын акрынайта, бавыр эшчәнлеген көйли торган Е витамины да бар аңарда. Булгурдагы К витамины кишергә караганда күбрәк. Минераль матдәләргә килгәндә, булгурда натрий, тимер, калий, фосфор, магний, кальций, бакыр бар. Клетчаткага бай булгач, эчәклекне чистарта, ашкайнату системасын яхшырта. Булгурны сәламәт тукланучылар, диета тотучылар бик ярата, чөнки ул организмны шлаклардан чистарта. Иртән булгур боткасын җиләк-җимеш белән ашасагыз, организмыгызны бөтен кирәкле макро һәм микроэлементлар белән баетасыз. Булгурны ит белән дә пешерегез. Ул ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген яхшырта.
 http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bulgur-yarmasy-ashagyz-kartayuny-akrynayta-bavyr-eshchnlegen-kyli-organizmny-shlaklardan-chistarta

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев