erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Быел Арча районында беренче сыйныфка 518 укучы керә

170 булачак беренче сыйныф укучысы мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалы булачак.

2026 елның 1 сентябрендә Арча районы мәктәпләрендә 518 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Алар арасында тормыш шартлары сәбәпле өстәмә ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә үсүче балалар да бар. Бу хакта үзенең МАКС каналында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов хәбәр итә.

 

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе ел саен уку елы башланыр алдыннан үткәрелә. Аның кысаларында аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныф укучыларына, инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калганнарга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм күрсәтелә”, – диелә хәбәрдә.

 

Арчаның 1нче һәм 3нче мәктәпләренә беренче сыйныфка укырга керәчәк 22 балага мәктәп букчалары тапшырылуы турында без инде язган идек. Быел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика хәйрия акциясе кысаларында иганәчеләр ярдәме белән барысы 170 беренче сыйныф укучысы мәктәпкә әзер букчалы булачак.

Шушмабаш мәктәбендә букчалар тапшыру тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова катнашты
Шушмабаш мәктәбендә букчалар тапшыру тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова катнашты

 

Фотолар район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтовның МАКС каналыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев