Быел Татарстанда газ сөреме белән агуланып 6 кеше үлде
Газ ягулыгына игьтибарлы булыйк.
Татарстанда газ сөреме белән 12 агулану очрагы булды. 6 кеше газ сөреме белән агуланып үлде. Газ сөременең исе дә, төсе дә, тәме дә юк, ди белгечләр. Әмма ул кеше гомерен өзүче көчле агу булып тора. Гыйнварда гына да газ белән бәйле 23 гадәттән тыш хәлләр булган. Нәтиҗәдә ике бала һәм 4 олы кеше үлде. Һәм тагын 11 олы кеше һәм 5 бала хастаханәгә эләкте. Соңгы үлем белән тәмамланган хәл яңа елның беренче эш көнендә булды. 12 гыйнварда Казанның Себер трактындагы биш катлы йортта 53 яшлек ир кеше,һәм аның 52 яшлек хатыны газ сөреме белән агуланып үлделәр.
Югары Ослан районында яңа ел бәйрәмнәрендә газ сөреме тулы бер гаиләне алып китә. 40 яшьлек ир, 10 һәм 12 яшьлек ике бала һәм аларның әбиләре – 62 яшьлек пенсинер вафат була.
Әлмәттә газ белән агулануның яңа очрагы теркәлде – шәһәрнең бер фатирында яшь балалары булган гаилә зыян күргән.
ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, дүрт кешелек гаилә (54 һәм 29 яшьлек ике хатын-кыз, 32 яшьлек ир-ат һәм бер яше дә тулмаган сабый) үзләрен начар хис иткәннән соң табиблар чакырткан.
Табиблар ярдәм күрсәткәч, аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Хәзерге вакытта Дәүләт торак инспекциясе әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый, шулай ук идарәче компанияләр һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләрнең үтәлешен тикшерә.
Барлык очраклар буенча тикшерү үткәрелә. Аерым алганда идарәче компания һәм газ хезмәте ягыннан бурычлар үтәлгәнме, техник хезмәте күрсәтү ничек башкарылган, суыру көче начар булган йортларга техник хезмәт күрсәтелгәнме - җикшерәләр. Шулай ук үзлекләреннән газ плитәсе, газ миче булган бүлмәләрдә газ сөреме белән агулану куркынычы тудырган үзгәртеп корулар үткәргән, үзлекләреннән газ җиһазын үзгәрткән фатир хуҗалары административ җаваплылыкка тартылачак.
Газ белән сак булыйк. Җилләткеч, суыру каналлары эшлиме - тикшереп торырга! Газ плитәсе, газ котелы эшләгән бүлмә ишеге ябык, форточкалар ачык булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев