Быелгы кышта яуган кар күләме шактый кебек..
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин хәбәр итә.
Быелгы кышта яуган кар күләме шактый кебек. Әмма басудагы кар катламы урыны-урыны белән 20 см дан башлап 50 см га кадәр үзгәрә. Уңыш турында уйлаган хуҗалыклар кар тоту белән мәшгуль. Чөнки кар үзвакытында һәм дөрес тотылган басуларда дым запасы, кар тотылмаган кырлар белән чагыштырганда, 1,5-2 тапкырга күбрәк туплана. Кырларда өстәмә тупланган һәр сантиметр кар катламы һәр гектар җиргә 25-30 тонна су бирә. Кар - ул муллык нигезе!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев