Афәрин!
Арча стадионында.
Чаңгычылар тренеры Азамат Һидиятуллин белән сөйләштек.
"Кыш беткәч, май аенда йөгерү һ.б. нормативларны бирдек. Июньдэ чаңгыроллерга бастык. Төрле күнегүләр, техниканы якшырту, көчне арттыру өстендә эшлибез. Балалар күбесе тырышып, яратып йөри.
Арча стадионында балалар роллерларда шөгыльләнә, - дип сөйләде тренер Азамат Һидиятуллин. - Менэ 6 июльдән 15 июльгә кадәр Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәренә тренировкага чыгып китэбез. 9-10 бала алып барам. Анда инде, ныгытып тренировкалар үткәреләчәк, көненә 2 шәр тренировкага кадәр".
Менә шулай чаңгычылар җәен дә тик тормый. Шөгыльләнүләрен дәвам итәләр.
Уңышлар!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев