erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чын тормыш мәктәбе

Әле залда сузылган баулар аша йөриләр.

Арча укучылар сараенда “Спорт туризмы – яшьләрнең сайлавы” (”Спортивный туризм – выбор молодых”) проекты кысаларында   спорт туризмы буенча шәхси беренчелек (Залинг) үтте.  Биредә район мәктәпләреннән спортның шушы төрен яратучылар катнашты.

Спорт туризмы хәзер бик популярлашып китте, аны күпчелек яшьләр сайлый башлады. Бүгенге көндә районда 200 бала даими шөгыльләнә.

– “Үзәк” территориаль үзидарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын оттык, – диде Арча укучылар сарае җитәкчесе урынбасары Айгөл Галәветдинова. – 250 мең сум грант акчасына ун комплект туризм кирәк-яраклары сатып алдык. Максатыбыз –спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләр санын 300гә җиткерү, ягъни күбрәк балаларны тарту. Арча укучылар сараенда тренерлар Фәрит Минхаиров, Ленар Сафин (ул методист та), Ранис Нәбиуллин балалар белән шөгыльләнә. Мәктәпләрдә дә тренерлар бар. Алар укучылар сарае аша түгәрәкләр алып бара. Лесхоз, Түбән Мәтәскә, Сеҗе, Сикертән мәктәпләре базаларында тренерлар үз тырышлыклары тренажерлар да куйдылар.

Ә туризм буенча түгәрәкләр булмаган мәктәпләргә укучылар сарае тренерлары йөреп, осталык класслары үткәргәннәр, аңлатканнар, алымнарын күрсәткәннәр, балаларның үзләренә эшләп карарга мөмкинлек биргәннәр. Һәм нәтиҗәсен күрергә теләп әлеге ярышны оештырганнар.

– Туризм һәрвакыт кирәк. Тормышта табигый шартларда да, – ди Айгөл Галәветдинова. – Ул төрле шартларга яраклашырга өйрәтә. Мәсәлән, каядыр барырга чыккач, таулар, елгалар аша үтәргә кирәк, ди. Әле залда сузылган баулар аша йөриләр, һәр балага аерым куркынычсызлык тәэмин ителгән, анда инде катлаулы, үзләренә елга аша, мәсәлән,  бау сузарга туры киләчәк. Башта берсе йөзеп чыга, бау тарттыра, шуның буйлап калганнар елга аркыла. Аннан коткаручы һөнәрен сайларга теләүчеләр булырга мөмкин. Спорт туризмы алар өчен чын тормыш мәктәбе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшь туристларның ярышканнарын карап тордым. Үтә җитезләре бар. Хәтта күз иярми. Егетләр генә түгел, кызлар арасында да. Аларга табигый шартларда да берни куркыныч булмаячак.  

Ярышларда 8 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге укучылар 5 яшь төркемендә ярыштылар. Яшьтәшләре арасында беренче урыннарны “Стрела” комадасыннан Зилә Нәбиуллина,  Булат Сибгатуллин (тренерлары Ранис Нәбиуллин), укучылар сараеннан Роберт Камалиев (тренеры Ленар Сафин) һәм укучылар сараеннан Фәрит Минхаеров кул астында шөгыльләнүчеләр Кәрим Шәвәлиев, Әмирхан Галәветдинов, Наилә Хәбибуллина, Илсөя Мәҗитова, Ильяс Ибатуллин, Ләйлә Галәветдинова яулады.

Җиңүчеләргә медальләр һәм грамоталар тапшырылды.

Гөлсинә Зәкиева             

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X