erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чиканас авылы халкы махсус хәрби операция барган зонага өченче тапкыр ярдәм җибәрде

Чиканас халкы элек-электән ярдәмчел, миһербанлы. Ветеран укытучы Рәйсә Мөхәммәтҗанова гел шулай дия торган булган.

Махсус хәрби операция барган зонадагы якташларыбызга ярдәм итүгә дә алар бердәм кушылды. 
Өченче тапкыр инде бөтен Чиканас халкы бер булып, иң кирәк әйберләрне җыеп, туплап, үз исемнәреннән ярдәм оештырып җибәрә. 

Өчиле авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Халидә Вафина әйтүенчә, ул авыл төркеменә белдерү генә яза, бөтен авыл халкы бу эшкә ихластан кушыла.
– 20 гыйнвар көнне өченче ярдәмне төгәлләдек – окоп шәмнәре ясадык, – диде ул. – Авыл халкы консервлар, яшел борчак, кукуруз, ананас банкаларының бушларын да, ризыклар белән дә китерде. Шәхси кибет тотучы Ясмилә Фазылова кибетенең бер бүлмәсен безгә эшләрлек итеп әзерләде. Без ясаган шәмнәрне өендә парафин белән тутырды. Ярдәмгә авылда яшәүче hәр кеше кушылды. Чиканас авылыннан чыккан, Арчада, Казанда яшәүчеләр дә акча белән дә, әйберләр белән дә ярдәм итте. 

Декабрь аендагы ярдәмне китапханәче Алсу Фатыйхова тәртипләп, пөхтәләп китапханәдә урнаштырып, исемлеген язып төгәл исәбен алып барган. Анда җылы киемнәр, оекбашлар, калын юрганнар, одеяллар җыйналган. Соңыннан Халидә ханым ире Әмир белән Арчага илтеп биргән.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә бу юлы ярдәм Ясмилә кибетендә җыела икән. Окоп шәмнәре генә түгел. Тиз пешә торган токмачлар, консервлар, чәйләр, кофелар һәм башкаларны китерәләр.

– Бу ярдәмне Ташкичүдән Тәнзилә Вәлиева белән Гөлфия Мәгъсүмова үзләре килеп алып китте инде. Алар белән сөйләштем, яңадан барасылар, тиздән юлга кузгалалар икән, – диде Халидә Вафина. – Окоп шәмнәрен ясауда катнашучыларның барысына да – пенсионерлар, авыл мәдәният йортында, китапханәдә эшләүче кызлар да үз өлешен кертте – рәхмәтемне белдерәм. Бер генә дә каршы килеп торган кеше юк. Капчыгы-капчыгы белән әйбер китерәләр. Исең китәрлек кешеләрнең изге күңеллелегенә, ярдәмчеллегенә. “Чиканас халкы элек-электән ярдәмчел, миһербанлы халык”, – дия иде ветеран укытучы Рәйсә апам Мөхәммәтҗанова. Сүзем аңа дога булып барып ирешсен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев