Бүген, 16 декабрьдә, көнбатыштан килгән циклон йогынтысында Татарстанда һава температурасы күтәреләчәк.
Бүген, 16 декабрьдә, көнбатыштан килгән циклон йогынтысында Татарстанда һава температурасы күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада болытлы һава торышы була. Төбәктә көндез кар көтелә. Урыны белән, шулай ук Казанда да, буран вакытында күз күреме 1-2 километрга кадәр начарланырга мөмкин. Синоптиклар һәм Дәүләт автоинспекциясе шул хакта кисәтте.
Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 метр тизлектә исәчәк, аннары юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә. Кайбер районнарда, шулай ук Татарстан башкаласында, аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда бозлавык, көндез урны белән кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Татарстанда көндез һава температурасы -7..-12 градус, ә Казанда -7..-9 градус. Метеорологлар фаразлары буенча, киләсе атнада республика территориясендә 0 градуска кадәр җылытачак.
https://tatar-inform.tatar/news/ciklon-tatarstanga-kup-itep-kar-ham-yly-alyp-kila-5880575
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев