erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Чирмешәндә журналистлар сабантуенда

Бүген булды.

Чирмешән районына журналистларның "Медиасабантуй - 2026"га бардык. Бик ерак,  ничек барып кайтырбыз дигән идек,  бар да яхшы булды.  Рульдә баш мөхәрриребез Исрафил Рәхмәтуллович үзе. Юл ялыктырмады.  "Платный" юл коткарды. Дөрестән дә,  түләүле юл ул.  Чирмешәнгә бару өчен 400 сум барырга һәм 400 сум кайтырга түлисең.  Бу заманча итеп эшләнгән аерым юл.  Бару һәм кайту юлы аерылган.  Юлда машина күп түгел. Очасың гына! 
 Сәгать иртәнге 7дә Арчадан кузгалган идек. 3 сәгатьләп юлда булдык. 
Чирмешәндә журналистлар Сабантуе агачлар арасындагы стадионда булды. Бәйрәмгә "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте матбугат коллективлары республиканың төрле почмакларыннан җыелды.
Бәйрәмгә Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов үзе килде. Ул матбугат хезмәткәрләрен сәламләп,  эшләрендә уңышлар теләде.
"Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль дииректоры Шамил Садыйков,  бүгенге тормышны журналистлардан һәм медиахолдингтан башка күз алдына китереп булмый,  диде.

ТРның Дәүләт Советы депутаты, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов; "Мин бик шатмын шулай җыелуга.  Без бик күп икән:, - дип сөйләде. - Сез бүгенге заманның тарихын язасыз. Сез җәмгыятьнең кәефен булдырасыз. бу торрмыш тагвн да яхшырсын өчен кешеләргә булышасыз. Рәхмәт сезгә-! Бәйрәм белән!".
Ә Сабантуй ул гадәттә бүләк җыюдан башлана.  Һәр коллектив бүләкләр белән килде.  Бүләкләрен җырлап,  биеп,  шигырьләр сөйләп тапшырдылар.
Алма бит ул алма бит ул, 
Алма бит ул түгәрәк. 
Шул түгәрәк эчләрендә
Яшик дуслар бергәлә
Мондый бәйрәмнәр,  дөрестән дә,  берләштерә.  Бер-береңне күрәсең, күрешәсең,  сөйләшәсең,  тәҗрибә уртаклашасың. Уеннарында катнашулар үзе генә дә ни тора!  Командалар волейбол уйнадылар,  турникта атындылар,  кул көрәштерделәр,  аркан тартыштылар,  көрәштеләр,  гер күтәрделәр. . .
Капчык сугышы,  утын кисү,  көянтә-чиләкләр белән йөгерү,  әтәч тоту,  баганагаа менү - ихтыярың,  кайсы уенда катнашабыз килә,  катнаш кына.  Һәркемгә бүләк бар. 
Ә спорт ярышларында җиңүчеләргә акчалата бүләк.  Мәсәлән,  турникта тартылып беренче урынны алсаң - 3 мең сум акча бирәләр.  Волейбол уйнап,  3нче урынны алсаң,  команданың һәр уенчысына - 2шәр мең сум акча.  Ни өчен язам мин моны,  чөнки "Арча хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективы турникта тартылуда һәм волейбол уйнауда призлы урыннар алды.
Аырдан хезмәт алдынгылары һәм спорт ярышларында җиңүчәрне котладвлар.  Бәйрәм җыр,  биюләр белән күңелле үтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре