erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Чисталык буенча икеайлык бара

Район административ комиссиясе рейдка чыкты.

Район административ комиссиясе баш белгече Айрат Сафиуллин, республика экология министрлыгының төньяк төбәк идарәсе  белгече Талия Хурамшина, редакция журналисты,  Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Роберт Һидиятуллин, әйдәп баручы белгече Айсылу Камалова белән Чиканас, Өчиле, Иске Йорт, Бирәзәбаш авылларында булдылар. Чисталык кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар каралган. Олы юл буйларыннан чүпләр җыелган, чиста. Чистартканнар. Юлларда машинадан чүп ташлау гадәте һаман да бар әле. Шешәләр, салфеткалар... Балалар бакчаларыннан чисталыкка, табигатьне пычратмаска өйрәтсәләр дә,  адәм баласының төрлесе бар дигәндәй, машина тәрәзәсеннән чүп ташлау гадәте, кызганыч, һаман да дәвам итә.

Авылларда хәзер чүпне теләсә кая ташлау, капка төбенә төзелеш материалы өеп кую гадәте бетеп бара. Дөрес, ара-тирә капка төбенә ком, вак таш кую очраклары бар. Капка төбендә төзелеш материалларын вакытлыча тоту өчен авыл җирлегеннән рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Үз территориясеннән чыгып, урамда каршы якка тимер-томыр кую күренешенә дә тап булдык. Хуҗасына кисәтү ясалды. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре