Техника сакта, ремонт гөрли: район хуҗалыкларында рейд
2 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларында техниканың кышка саклауга кую һәм ремонт эшләре барышын карады.
Комиссия әгъзалары бу көнне “Яңарыш“, “Игенче“, “Курса МТСы“, “Ак барс“ агрокомплексы“, “Казанка“, “Ашытбаш“, “Северный“, “Ватан“ ширкәтләрендә булдылар. Гомумән алганда, бу хуҗалыкларда техникага караш чын хуҗаларча.
“Яңарыш“, “Игенче“, “Ашытбаш“ ширкәтләрендә комбайннар, авыл хуҗалыгы машиналары түбә астында саклана. Башка хуҗалыкларда тәгәрмәчләр төрелгән яки агартылган. Ремонт бригадалары эштә, остаханәләр җылы, якты.
Комиссия башка хуҗалыкларда булып эшләрнең торышына бәя бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев