erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Динар Төхвәтуллин: “Акча югалту берни түгел. Йөзеңне югалтма. Берәүгә дә кирәк булмыйсың. Иң хәтәре шул. Язылмаган закон бу”

Дөрес юнәлеш алып, һәрчак алга барырга кирәк

Динар Төхвәтуллин: “Акча югалту берни түгел. Йөзеңне югалтма. Берәүгә дә кирәк булмыйсың. Иң хәтәре шул. Язылмаган закон бу”.

Динар сүзен шулай тәмамлады. Әмма башта ук язып куярга кирәк санадым. Чөнки бөтен киртәләрне җиңеп чыгып, йөзен югалтмаган, олы ихтирам казанган кеше ул.

Наласадан Илдар белән Флюраның олы улы. Терәге дисәк тә энекәшләре үпкәләмәс. Гадәттә, әти-әни олы балага таяна. Ә алар гаиләдә өч малай үсә. Динар да, Ирек тә, Дамир да бер тапкыр да өлкән Төхвәтуллиннар йөзенә кызыллык китерми.

– Хоккей уйнап, туп тибеп үскән гади авыл малае мин. Әби белән бабай бар иде. Әбидән соң бабай ун ел яшәде әле. Әни эшкә йөрде. Башта пионервожатый, аннан Мәдәният йорты директоры булды. Әти шофер, тракторчы. Бер әнигә биш ир-ат! Ничекләр түзгәндер. Эшенә йөри, ашарга пешерә, әле абзар тулы терлеге, җәен бакчасы бар. Дөрес, булыша идек. Тик ул чакта җитәрлек ярдәм итә алдык микән!? – диде Динар балачагын искә төшереп. – Сигез сыйныфны авылда тәмамладым. Башта дүрт һәм бишкә, соңгы елны бишкә генә укыдым. Беренче укытучым Бибинур апага бик рәхмәтлемен. Чаңгыда йөрергә яраттым. Ярышларга бардым. Равил Сәлахович дигән укытучы шунда мине күреп алып, педучилищега чакырды. Кая да булса укырга кирәк, дип шунда бардым. Кечкенәдән спортсмен булырга хыялланган идем, укытучы һөнәре сайлармын, дип башыма да килмәде.

Шулай да спортны ташламый ул. Педучилищеда гына түгел, армиягә киткәч тә. Беренче урыннарны берәүгә дә бирми. Кайткач комсомол линиясе буенча китә. Мәктәпләр буенча комсорг була. “Алтын шайба”, “Күн туп” ярышлары оештырып йөрү аның өстендә була. Җитәкчеләрнең үткер күзләре тырыш егетне бик тиз күреп ала. Бер ай да үтми, Динарны оештыру бүлеген җитәкләргә куялар. Аннан ике ел комсомол оешмасының беренче секретаре була.

– Бик күңелле вакытлар шул чор белән бәйле. Комсомолның гөрләп торган вакыты. Аралашырга өйрәтте ул мине. Күпме кешеләр белән аралаштым, район белән таныштым. Алар минем киләчәк тормышыма якты маяк булды, – диде Динар Төхвәтуллин. – Комсомол бетте. Киттем. Җиде юл чатында калдым. Кая барырга? Партиянең беренче секретаре Вагыйз Минһаҗев бер авылга мәктәп директоры булып барырга тәкъдим итте. Риза булмадым. Сельхозхимиягә тәэмин итүче булып урнаштым. 1996 елга кадәр эшләдем. Шунда башка эшмәкәр булып карыйм әле, дигән уй килде. Нигә эшеңнән китәсең, дип әни сүкте инде. Үзем булдыра алган кадәр тырышып карыйм әле, дидем. Алып сату белән шөгыльләнү кергән  заман иде ул. Мин дә шуңа алындым. “КамАЗ” машиналарына, тракторларга запас частьлар саттым. Бартерга эшләү башланды. Бер җирдән аласың, шуны икенче әйбергә алыштырасың, аннан алыштырып алган әйберне сатарга кирәк. 7-8 ел шулай йөрдем. Иң мөһиме, элемтә урнаштырдым, күп нәрсәгә өйрәндем.

Бервакыт ул агроснабны сатулары турында ишетә. Әллә сатып алырга микән, дип уйлана башлый. Тәвәккәлләп бер карарга да килә. “Мөндеш РТС”ы да бетте. Аны да саталар. Шуны алмыйсыңмы?” – дип киңәш итә аңа директоры Раил Сөләйманов. Өйдә сыер саву аппаратлары сатып, шул системага кереп китә башлаган вакыты, шуңа бу киңәшне ул үзе өчен кулай дип таба. Әтисе белән барып карыйлар. “Эшләмәслек әйбер юк инде. Үзеңә кара”, – ди улына Илдар абый. Аның шул сүзе җитә, Динар Төхвәтуллин аукционнан “Мөндеш РТС”ын сатып та ала. “Энекәшләреңне дә алмыйсыңмы соң?” – ди әтисе. Ирек белән Дамирны да ала Динар. Бергә җиң сызганып эшкә тотыналар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ул чактагы район башлыгы Алмас Нәзиров: “Юнәлешне үзгәртмичә, фермалар буенча эшлә, кирәк әйбер”, – диде. Сыер саву аппаратларына техник хезмәт күрсәттек. Аннан бәрәңге алгычлар ясый башладык. Терлек белән, бәрәңге белән түлиләр. Терлекне суябыз, сатабыз. Башлап җибәрүе җиңел булмады, – диде Динар бизнеска беренче адымнарын ясаган елларны исенә төшереп. – Бервакыт безгә фермага су кертеп, идәннәрне ясап, ишекләр куеп бирмәссезме икән? – дип мөрәҗәгать иттеләр. Бу фермалар төзелешенә кереп китү өчен бер адым булды. Фермага запчастьларны да үзебез юллыйбыз әле.

Әнә шулай акрынлап Динар Төхвәтуллин оешмасы яңа төс ала башлый. Акрынлап күтәрелә, эш күләме арта. Хәзерге вакытта анда йөздән артык кеше эшли. Җәен иң кызу чорда 250-300 кешегә җыела.  Бетон болгаткычтан башлап җибәргән булсалар, хәзер үзләренең бетон заводлары, җиде миксер машинасы, гомумән, авыл хуҗалыгының бөтен төр техникасы бар. Элек ягулыкны литрлап кына алсалар, хәзер тонналап кайта. Беренче елларны кредитка батсалар, аны түлисе бар бит, болай булмый, дип үз көчләренә ышана башлаганнар, булган акча белән ерып чыкканнар. Дөрес, оешмалар бик ярдәм иткән. Тора-бара сәүдә базасын сатып алганнар. Бик уңай урын, тимер юл кергән, килгән әйберләр шунда гына бушатыла. Анда Дамирның улы җитәкчелек итә, кольцолар, блоклар ясыйлар. Арчаның үзендә запчастьлар сата торган базалары бар. Азык комбинаты да аларныкы. Анысы кызы Энҗе белән кияве Илмир җаваплыгында. Хатыны Диләрә дә ярдәм итә.

– Хәзер ферманы башыннан ахырына кадәр ясап бирәбез. Хәтта документларына кадәр әзерлибез. Фермаларны төзекләндерәбез, реконструкциялибез, – диде Динар Төхвәтуллин. – Эш бүленгән. Документларны алып бару, салым органнары белән эшләү, бәяләрне сөйләшү, клиентлар белән аралашу миңа йөкләнгән. Җитештерү Дамир өстендә, төзелеш өчен Ирек җавап бирә. Өч бертуган бер булып, кулга кул тотынып эшлибез. Бүгенге көндә тик торырга вакыт та юк, кыш якынлаша, терлекләрне кертү өчен фермаларны карап бетерәсе бар. Менә шулай тормыш хезмәттә үтте. Өйдә тыныч. Хатыным Диләрә белән 36 ел тигез гомер итәбез. Ул мине аңлый, көченнән килгәнчә булыша. Балалар җитмәүчелек күреп үсмәде, әмма артык үсендермәдем дә. Югары белем алдылар. Улым Булат та бүгенге көндә миндә эшли. Ул да гаиләле. Оныгыбыз, Энҗенең улы Рамазан үсеп килә. Бизнес булгач, отасың да, оттырасың да. Оттырганда кайгырып утырмаска, алга барырга гына кирәк. Югыйсә, беттем, дигән сүз. Ә алга таба үсү өчен дөрес юнәлеш алып барырга кирәк. Базаны булдыру берни түгел. Чит кеше хаталарында өйрәнәсең, диләр, кайчак үзеңнекеләрдән дә өйрәнергә туры килә. Акча югалту берни түгел, тазалык булсын, йөзеңне югалтма.

Ә Динар Төхвәтуллин олы ихтирамга лаек шәхес. Арчада яшәсә дә, туган авылы Наласа өчен җан атып тора ул. “Низами” чишмәсен төзекләндерү, зират капкаларын ясату, мәчетне карап тору, нигезен ныгыту, ишегалдына бетон җәйдерү, түбәсен ябу өчен материаллар белән тәэмин итү, фарыз залына менү өчен баскыч ясату, моннан тыш махсус хәрби операция барган зонадагы якташларыбызга акчалата ярдәм күрсәтү – менә ул һәм бертуганнары Дамир белән Ирек кылган игелекләр. Авылдашларының рәхмәт сүзләре Динар өчен алтыннан да кыйммәт.

Мөндештә дә аңа зур ихтирам белән карыйлар. Бу авыл халкы турында да онытмый ул. Ел саен Сабантуй үткәреп, аларның күңелен күрә, ярдәм сорап килүчеләрне бервакытта да кире борып чыгармый. Ә эшчеләре һәрвакыт игътибар үзәгендә. Ел саен 5-6 кешене оешма исәбеннән ял итәргә җибәрә, бәйрәмнәрне зурлап оештыра, туган көннәрен билгеләп үтә, һәрчак ярдәм итәргә тырыша.

Динар Төхвәтуллинның үзе турында язарга тырышсак та, күбрәк эше хакында килеп чыкты. Чөнки аның тормышы эш белән бәйле. “Гомерем хезмәттә үтте”, – ди ул. Шулай эш, дип алтмыш яше тулганны сизми дә калган. Әти-әнисе фатихасы, кешеләр хөрмәте белән үткән, өч бертуган Төхвәтуллиннарны берләштергән, вакыт үткән саен балаларны да үз тирәсенә туплаган тулы бер  гомер ул. 

Бүген Динар Төхвәтуллинның туган көне. Юбилеегыз белән сезне? Һәрчак уңышлар юлдаш булсын, сәламәтлек ташламасын, тигезлектән аермасын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре