erid:2VtzquqpS7d
Дәрвишләр бистәсендә Казансуда балыкчы баткан
Арча яңалыклары

Дәрвишләр бистәсендә Казансуда балыкчы баткан

Бүген 13.40 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Дәрвишләр бистәсендә «Весна-78» бакчачылык ширкәте янында Казансу елгасында ир-ат батуы турында хәбәр килде.

Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, берникадәр вакыттан коткаручылар килгән. Алар ярдан биш метр ераклыктан баткан ир-атның мәетен чыгарган. Ир-атка 46 яшь булган, шулай ук ерак түгел мәрхүмнең көймәсе табылган.

Мәрхүмнең мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре тикшерелә.

Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев