erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дуслар мактаганга Китмәсен исең. Дошманнан мактаттыр— Булса көчең. (ВИДЕО)

Болай итеп якташыбыз Рифат Җамал гына яза ала торгандыр.

Кем яратмый мактаганны—
Үсенә моңа күңел.
Тик алданма, чын мактау ул
Үзең барында түгел.

ххх

 Дуслар мактаганга
Китмәсен исең.
Дошманнан мактаттыр—
Булса көчең!

Арча китапханәсендә үткән очрашуда Рифат Җамал шигырьләрен укыды. Кат-кат әйтте: мин монда үземне мактатырга түгел, шигырьләремне укырга кайттым, диде. Төрле очрашуларда, мәдәни чараларда җыр-биюләр генә түгел, көчле шигырьләр дә укылса, бу үзе бер рәхәтлек, зур тәрбияви чара булыр иде. Рифат Җамал бу турыда әйтеп үтте. Сүз остасы, концертларда яхшы шигырьләр укучы, шул исәптән безнең Арча районы Казанбашта яшәүче Гөлара Шәрипованың "Тормыш авыр дибез..." шигырен укучы Раил Садриевны мисал итеп әйтеп үтте.  Әйдәгез хәзер Рифат Җамалның уйландыра торган шигырьләрен бергәләп укыйк..

Мәчетләр күбәя,
Мәктәпләр азая,
Зиратлар зурая,
Авыллар кечерәя.
Бөкрәя ир-атлар...

Авылсыз зиратлар

ххх
Бу дөньяда иң гүзәле
Хатын-кыз, ди барчасы да.
Чынында
Иң куркынычы да.

ххх
Ачтан үлмәс өчен бер кыерчык
Эзләгәндә меңнәр,
Бер капкорсак ябыгырга диеп,
Түли меңнәр.

***
Кемнәрнедер гел хурлыйлар,
Ә кемдер гел актан, гүя
Ә бит рәсем ак-караны
Аралаштырганнан туа.

Сүзне кыска тотарга ярата шагыйрь. Аның алты сүзле шигыре дә бар…

Урыска үпкәләп,

Марҗаны үпкәләп 

Үтте гомере.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рифат Җамалга: "Сез китап укырга яратам дисез. Бүген язучылар күп. Бүген сез кемнәрне укыйсыз?" - дигән сорау бирделәр. Язучылар күп -  язсыннар, диде шагыйрь. Бу сорауга Рифат Җамалның шәп шигыре бар!

Кайбер шигырьне укыйсың, укыйсың да уйлыйсың

Кайбер шигырьне укыйсың, укып һич тә туймыйсың.

Кайбер шигырьне укыйсың, укыйсың да дулыйсың.

Очрашуда Рифат Җамал мин этләр турында да, атлар, кошлар, җәнлекләр турында да язмыйм, мин кешеләр турында язам, диде.

Рәхмәтлемен этләргә,

Менә алмаслык киртәләргә

Өйрәттеләр менәргә.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X