«Алдынгылар хәрәкәте» катнашучылары мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Өмет чыганагы» тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Очрашу Бөтендөнья хуҗасыз хайваннар көненә багышланды.
Чара барышында балалар йорт хайваннары өчен җаваплылык турында сөйләштеләр, үзләренең дүрт аяклы дуслары хакында истәлекләре белән уртаклаштылар. Мондый әңгәмә хайваннарга карата игътибарлы һәм җаваплы мөнәсәбәтнең мөһимлеген тагын бер кат искә төшерде.
Очрашуның иҗади өлешендә катнашучылар үзләренең яраткан йорт хайваннары портретларын ясадылар. Балаларның рәсемнәрендә дүрт аяклы дусларына булган җылы мөнәсәбәт чагылыш тапты
Нет комментариев