erid:2VtzquqpS7d
Эчкән килеш юлга чыкканнар
Арча яңалыклары

Эчкән килеш юлга чыкканнар

ЮХИДИ хәбәр итә

Арча районында “Тоннель” профилактик чарасы даими үткәрелә. Күп очракта алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырып юлга чыгучылар барлана. Ә андыйлар, кызганыч, бар.
15 февральдә 12 сәгать 45 минутта Арча шәһәренең Банк урамында, 37 йорт янында ЮХИДИ хезмәткәрләре 1972 елгы Сергей Копысов идарә иткән “ВАЗ-111130” машинасын, 25 февраль көнне 10 сәгать 45 минутта Астрономическая урамы, 12Г йорт янында 1992 елгы Рәдис Фәхретдинов идарә иткән “Лада Нива” машинасын, шул ук көнне 22 сәгать 20 минутта Комсомол урамы, 50 йорт янында “Лада Ларгус” белән идарә итүче 2004 елгы Илсур Мортазинны тоткарлый. Махсус прибор ярдәмендә тикшереп, Сергей Копысовның чыннан да эчкән булуы ачыклана. Ә Рәдис Фәхретдинов,  Илсур Мортазин алкотестер приборы ярдәмендә һәм медицина учреждениесендә дә медицина тикшерүе үтүдән баш тарта.
Һәрберсенә урында административ материал төзелә. 14 мартта үткән җәмәгать суды карары нигезендә, Сергей Копысов Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, беренче бүлеге, Рәдис Фәхретдинов,  Илсур Мортазин 12.26 маддәсе, беренче бүлеге  буенча административ хокук бозуда гаепле дип табыла һәм аларга 30 мең сум штраф салына, шулай ук 1 ел да 6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителәләр.
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев