erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эх, чәүкә ояламаган булса!

Бу көннәрдә районда ике бәхетсезлек очрагы булды. Берсе Шушмабашта, икенчесе – Урта Аты авылында. Икесе дә авылны, районны тетрәндергән вакыйгалар.

Шушмабаш авылында яшәүче 1974 елгы Илмир Дәүләтшин газ сөременнән агуланып үлгән, дип сөйлиләр. Ялгызы яшәгән.

“Бер-ике атна хастаханәдә ятып чыкты ул, – дип сөйли Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов. – Көннәр җылы торгач, газын сүндереп киткән булган. Хастаханәдән кайткач, тормаган өй салкынча була бит ул, өйне җылытам дип, газны җибәргән. Зал якта телевизор карап утырган килеш китеп барган... Һөнәре буенча зоотехник ул. Шабашкага йөрде. Алдагы көнне генә авылдаш егет Радик белән эшкә барырга сөйләшкән булган. Иртәнге сәгать 7нче яртыларда Радик Илмирның өенә барган. Капкасы ачык булган. Керсә, шушы хәлне күрә... 20 апрель иртәсе була бу. Казанда ярдылар, газ сөреме белән агуланган. Мич юллыгын чәүкә оя ясап томалаган. 1 метрга кадәр оясын өеп менгән, диделәр. Ягылмыйча торган мич юллыгын  һичшиксез карарга, суыру көчен тикшерергә кирәк. Төтен чыкмаган юллык-ларга гадәттә кош оялаучан була. Моны истә тотарга кирәк. Әлеге хәл буенча тикшерү бара”.

Иртән мәрхүм Илмирны беренче күргән Радик Шәймәрданов белән дә сөйләштек. “Бик әйбәт кеше иде, – дип борчылып сөйләде ул. – Без икәү  (өченчебез дә бар) кое казу эшендә булдык. Ышанычлы, тырыш кеше, аның белән бергә эшләве уңай иде. Өен чиста тотты. Алар дүрт бертуган. Ике кыз, ике малай. Чехов базары янында Казан хастаханәсендә ятты. Казанга машина белән үзем илтеп куйдым. Тәне кычытынып, 10 көнләп дәваланды. Телефон аша сөйләшеп тордык. 19 апрельдә сәгать көндезге 10нарда шалтыраткач, Балтач автобусы белән кайтып барыш. Кайтармыйлар иде әле, сорап кайттым, диде. Икенче көнне эшкә барырга сөйләштек. Кичен шалтыраттым, телефонын алмады. Ул вакытта бәлки үлгән булгандыр инде ул. Икенче көнне иртән машина белән эшкә алырга килдем. Капкасы ачык иде. Керсәм, диван креслосында утырган килеш көянтәсыман башы белән идәнгә сыгылып төшкән...”.

Бик кызганыч, бу очракта язмыштан узмыш юк, күрәчәк, дип күңел юатырга кала.

Кулы, йөзе һәм аркасы пешкән

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 24 апрельдә 16 сәгать 29 минутта район янгын частена хәбәр керә. Урта Аты авылында Күпер урамындагы 12нче йорт яна! Ялгыз яшәгән йорт хуҗасының янгынны сүндерәм дип, кулы, йөзе, аркасы пешә. Хәзерге вакытта ул Арча хастаханәсендә дәвалана. Электр чыбыгыннан чыккан дигән фараз бар. “Үзе дә зыян күрде, йорты да яраксыз хәлгә килде, – дип сөйли Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Раил Гыйльмуллин. – Янгында зыян күргән 1988 елгы Рөстәм Һадиев ялгыз яшәгән булган. Февральдә әнисе үлеп киткән. Казанда эшләп йөргән. Ярый әле үзе исән калган. Янгыннан тәне 15 процент зыян күргән. Янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана. Тикшерү бара”.

– Сак булырга кирәк, – дип тагын бер кат киңәш итә Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илгизәр Исмәгыйлев. – Иске электр чыбыкларын алмаштырырга, ут чыбыклары, розеткаларның төзеклеген тикшереп торырга, урын-җирдә, сарайда салам-печән янында тәмәке тартмаска, янган мичләрне күзәтүсез калдырмас-ка, өйгә янгынны белгертүче приборлар алып куярга, артык спиртлы эчемлекләр кулланмас-ка кирәк. Быел 12 янгын очрагы булды. Үлүчеләр юк.

Белгеч киңәшен тыңла һәм үтә

Арча районы газ хезмәте җитәкчесе урынбасары Ирек Шакиров киңәшләрен тыңлыйк. “Газдан дөрес файдаланмау төрле фаҗигаләр китереп чыгарырга мөмкин, – дип сөйләде ул. Мондый аяныч хәлләр булмасын өчен тиешле кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен эшләтү катгый тыела. Бу сөрем газы белән агулану куркынычы тудыра. Газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алмаштырырга, автоматы ватылган газ җиһазларын эшләтергә, завод конструкциясен үзгәртергә, газүткәргечләрне үзгәртеп корырга һич ярамый. Төтен һәм җилләткеч юлларын даими тикшереп тору мөһим. Гадәттә яз айларында морҗа башларында кошлар чүп-чар ташып, оя ясыйлар. Газ мичләрен кабызыр алдыннан иң элек суыру көчен тикшерергә кирәк. 2012 елда Арча районында килеп чыккан фаҗигане күпләр хәтерлидер. Ул вакытта сөрем газы белән бер гаиләдән дүрт кеше агуланды. Ике кешенең гомере өзелде. Газ сөреме исен сизсәгез, кичекмәстән безнең авария-диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм газ мичен сүндереп, бүлмәне җилләтергә кирәк”.

Бездән теләк шул: белгеч киңәшләрен тыңлыйк һәм үтик, һәм барыбыз да исән-сау булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X