“Экояз – 2025” бәйгесенең бишенче атнасы “Тынычлык! Хезмәт! Май!” девизы астында үтә
Балалар йорт яны территорияләрен төзекләндерделәр, бакчада эшләделәр
Татарстанда “Экояз – 2025” бәйгесе дәвам итә. Аның бишенче атнасы “Тынычлык! Хезмәт! Май!” девизы астында үтә. Ул май бәйрәмнәренә туры килде. Балалар укытучылары, тәрбиячеләре белән бергә мәктәп, балалар бакчалары территорияләрен чистарттылар, ә ял көннәрендә әти-әниләре белән йорт яны участокларында, бакчаларда эшләделәр.
“Бу атнада бакчабызда тәрбияләнүче балалар әти – әниләре, апайлары, абыйлары, әбиләре белән бакчада, йорт территориясендә төрле эшләр эшләделәр, өлкәннәргә булыштылыр. Май бәйрәмен хезмәт белән каршы алдылар”, – дип хәбәр иттеләр Яңа Кишет балалар бакчасыннан.
.jpg)

Яңа Кенәр балалар бакчасы коллективы һәм балалары шулай ук “Экояз” бәйгесенең бишенче атнасына кушылды.
“Без балалар бакчасы һәм якындагы территорияләрне җыештырдык һәм төзекләндердек, чәчәкләр утырттык, балалар шулай ук әти-әниләренә үз йортларын төзекләндерүдә булышты”, – дип язып җибәрде Яңа Кенәр балалар бакчасы коллективы.

.jpg)
Арчаның 7нче балалар бакчасына йөрүче балалар да өлкәннәргә территорияләрне төзекләндерүдә актив булыштылар.
“Әйтәнә-тирә территорияләрне чистратып торып балалар кечкенәдән чисталыкка өйрәнеп үсә”, – дип яза Арчаның 7нче балалар бакчасы коллективы.


“Экояз – 2025” марафонының алтынчы атнасы башланды. Бу атнада оештыручылар агачлар, куаклар һәм башка үсемлекләр утырту белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Ул 11 майда билгеләп үтелә торган Бөтенроссия Урман утырту көненә багышлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев