erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ел башыннан районда 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов белән сөйләштек.

Ел башыннан районда 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда ике кеше һәлак булды, 14 кеше тән җәрәхәтләре алды
Бу хакта без Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов белән сөйләштек.
– Рөстәм Рәфхәтович, әлеге саннар узган елның шушы чоры белән чагыштырганда арту ягындамы, әллә кимегәнме?
– Кызганыч, арту ягында. Әле елның биш аена гына нәтиҗә ясалды һәм ул саннар сөендерерлек түгел. Узган ел биш айда сигез юл-транспорт һәлакәтендә ун кеше зыян күргән, үлүчеләр булмаган иде.
– Нинди кагыйдәләрне бозу очраклары күбрәк очрый?
– Шушы биш айда алкогольле эчемлек кулланган хәлдә юлга чыгучылар саны артты. Исерек килеш руль артына утырган кеше үзе үк куркыныч тудыра. Рөхсәт ителмәгән урында алдагы машинаны узып каршы як полосага чыгучылар һаман да кимеми. Иң күп юл-транспорт һәлакәтләре дә шуның нәтиҗәсендә килеп чыга. Бу елның 10 июненнән 19 июненә кадәр “Каршы як полоса” профилактик чарасы игълан иттек. Ул каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатларында үткәрелә. Кабат исегезгә төшерәм – Россия Федерациясе Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, узып китә башлаганчы, машина йөртүче үзе барырга җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек ераклыкта буш булуына һәм узып киткәндә башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачаулык тудырмаячагына инанырга тиеш. Ә “узып китү тыела” юл билгесе булган зонада юлда тоташ линия, шулай ук азакта күтәрелеш булганда, куркыныч борылышларда һәм күз күреме чикләнгән башка урыннарда узып китү тыела.
– Җәяүлеләр тәртип бозган очраклар еш буламы?
– Әйе, җәяүлеләр тарафыннан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очрак-лар теркәлде. Аларга бик тә игътибарлы булырга кирәк. Юл һәлакәтләренең дә күбесе җәяүлеләрнең игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә килеп туа. Я телефонга алданалар, я машина туктаганны көтеп тормыйлар. Ашыкмаска кирәк. Туктап бетсен машина, куркынычсыз булуына тәмам инан, аннан юлны аркылып чык.
Караңгы вакытта шәһәрдән читтә яктылык кайтаручы элемент булмау да һәлакәткә китерергә мөмкин. Машина сәгатенә 40 километр тизлек белән бара икән, шофер җәяүлене 25 метр ераклыкта күрә ала. Әгәр җәяүле яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланса, шофер аны 150 метр ераклыкта ук күрәчәк. Бу бәрелүдән сакланырга ярдәм итәчәк. Шуңа әти-әниләргә балаларына кием сатып алганда, яктылык кайтаргыч элементлар булуына игътибар итәргә кирәк. Балаларны йөрткәндә машина салонында махсус җайланма кулланмаучылар белән дә еш очрашырга туры килә. Алгы утыргычтагы бала 12 яшькә кадәр махсус утыргычта булырга тиеш, артта утырганда, бала җиде яшьтән узса, куркынычсызлык каешын тага ала. Мәҗбүри кагыйдә бу.
Машина йөртү хокукы биргән таныклыксыз юлга чыгучылар да, җәяүлеләргә өстенлек бирмәүчеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны түләмәүчеләр дә бар. 
– Җәяүлеләргә юл аркылы чыгу урынында да юл бирмичә узып китүче транспорт белән идарә итүчеләр очрый. 
– Әйе, андыйлар да бар. Светофорда яшел ут янганны көтеп тормаучылар да очрый. Моның өчен җәза да кырыс.
– Җәйге каникуллар башланды. Ике тәгәрмәчле транспортлар юлга чыкты. Аларга карата нинди кагыйдәләр бар?
– Алар тиешле урында гына йөрергә тиеш. Арчада хәзер мөмкинлекләр зур, махсус юллар ясалды. Әти-әниләр юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат балаларының исләренә төшерсен иде. Мәсәлән, юлны аркылып чыкканда велосипедтан төшеп, як-якны карап, җәяүләп чыгарга кирәк. Самокатлар, мотоцикллар, питбайклар хәтәр. 30 майда Каенсар белән Айван арасында питбайк катнашында юл һәлакәте булды. 2009 елгы питбайк йөртүче газ үткәргеч баганасына килеп бәрелеп әйләнде һәм тән җәрәхәте алды. Яшьләре тулып, йөртү хокукына ия булмыйча, бала сорый, дип, мотоцикл, питбайк алып бирмәсеннәр иде. Иң яхшысы, үскәч үзләре алыр. Балалар тарафыннан нинди транспорт чарасы белән идарә итү дә хәтәр. Исегезгә төшерәбез – мототранспортка утыру машина белән идарә итү таныклыгы булган очракта гына рөхсәт ителә. Таныклыксыз кешегә биргән өчен 30 мең сум штраф. Балаларын тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгән өчен әти-әниләр җаваплылыкка тартылырга, ә балигъ булмаганнар профилактик исәпкә куелырга мөмкин.
– Сез балалар белән профилактик эш алып барасызмы?
– Әйе, мәктәпләр, балалар бакчаларына йөрибез, төрле чаралар, бәйгеләр оештырабыз, ата-аналар җыелышларында катнашабыз. Җәйге каникуллар чорында мәктәп яны лагерьларында очрашулар, әңгәмәләр үтә. Хәзер күп урында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәресләр керә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә юлда тәртип салу буенча зур эш башкарыла. “Тоннель” профилактик чаралары, рейдлар үткәрелә. Әмма без генә карап бетерә алмыйбыз. Кагыйдәләрне үтәү бөтен кешенең бурычы. Юлларда иминлекне бергә саклыйк.   
– Алкогольле эчемлек кулланган килеш юлга чыгучылар саны кимү ягында түгел, дидегез? Аларның барысын да барлап бетерү мөмкин дә түгелдер.
– “Тоннель” профилактик чарасы даими үткәрелеп тора. Кызганыч, эчкән килеш юлга чыгучылар саны кимеми. Аның үзегез өчен генә түгел, бер гаепсез кешеләр өчен дә аяныч тәмамлануы бар. Мондый очраклар аз түгел, үзегез күреп, ишетеп торасыз. Шундыйларны барлау һәм вакытында чара күрү, исерек хәлдә машина йөртүне тыю максатында районда яңа телеграм-канал булдырылды. Әгәр сез юлда исерек машина йөртүчене күргәнсез яки аның белән бәйле кагыйдә бозу очрагының шаһите булгансыз икән, телеграмдагы әлеге каналга фото һәм видеоларны җибәрегез. Бирегә килгән мәгълуматлар ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырылачак һәм тиешле чаралар күреләчәк. Исерек килеш тотылып, таныклыгын алдырган булып, бер ел эчендә тагын исерек килеш руль артына утырса, суд карары белән машинасыз калырга да мөмкиннәр. Андыйлар да бар. Алар законда каралган җәзага тартыла.
– Кайчан кермә, ЮХИДИ бүлекчәсендә кеше күп була. Сезнең хезмәтләрне гадиләштереп булмыймы соң?
– Хәзерге вакытта күп кеше  www.gosuslugi.ru порталыннан файдалана һәм күп хезмәтләрне электрон формада ала. Акчаны да шуннан түләргә була. Моның өчен башта дәүләт хезмәтләре бердәм порталында htps.//  www.gosuslugi.ru cылтамасы буенча теркәлергә кирәк. Аннан соң кабинетның шәхси теркәлү бүлеге аша узасың. Дәүләт хезмәте порталыннан файдалануның төп өстенлекләре: тәүлек дәвамында бу хезмәттән, түләү системасыннан, уңайлы сервислардан  файдалану,  хезмәтне уңайлы урыннан чиратсыз алу, хезмәт нәтиҗәсенә шикаять белдерү мөмкинлеге.
Теләгем – юлларда иминлекне бергә саклыйк. Игътибарлы һәм сак булыгыз. Юллар кеше гомерләрен өзмәсен иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев