erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Еласаң -- ела, көлсәң -- көл...

Бүген редакциядә кызыклы да, кызганыч та хәл сөйләделәр.

-- Бүген без Урта Курсада Урта Курса авылын эзләдек, -- дип сөйләде берәү. -- Шофер белән Урта Курсага чыгып киттек. Килеп җитәрәк шофердан, син Урта Курса авылын беләсеңме, дип сорыйм. Шофер юк диде. Мин ул Курсаларны аермыйм. Бу якларга ничә тапкыр барган бар. Миңа Курсамы Курса. Әһә мин әйтәм әнә язуы тора: сулда Югары Курса, уңда Түбән Курса. Ә Урта Курса кайда? Шофер Урта Курса тау башында булырга тиеш дип, машинаны сулга борды. юлда бер ир кеше очрады. Машинаны туктатып Урта Курса авылын сорыйбыз. Ул да белми булып чыкты. Шуннан башка сукты:   шоферга без Урта Курса урамыннан барабыз түгелме соң, дим. Аның тау башындагысы Югары Курса булырга тиеш бит инде дим. Шулай булып чыкты.

Берәү шулай Аты ягында адашып йөргәнен сөйләгән иде. Еласаң -- ела, көлсәң -- көл -- шушы була торгандыр инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X