erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эмиль Гобәйдуллин: Яңартылган Конституция эшче һөнәрләрнең абруен күтәрәчәк

Махсус урта белем бирү йортларына укырга керергә теләүчеләр артачак.

Россия Федерациясе Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр гражданнарның хезмәткә карата хөрмәтен ныгытачак һәм эшче һөнәрләрнең абруе артуга этәргеч булачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин әйтте.

«Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр бары тик уңай үзгәрешләр генә китереп чыгарачак. Алар хезмәт кешесенең ролен һәм эшче кешеләрнең абруен арттырачак. Билгеле, бу икътисади күрсәткечләрнең һәм безнең гражданнарның матди иминлеген яхшыртачак», — диде Гобәйдуллин.

Россия Федерациясенең Төп законына кертеләчәк үзгәрешләр нигезендә, дәүләт хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумыннан ким булмаган күләмдә хезмәт хакы түләүне гарантияли, тотрыклы икътисади үсеш һәм россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттыру өчен шартлар тудырачак. Илнең икътисади сәясәтенең төп юнәлешләре — хезмәт кешесенең абруен яклау һәм хөрмәт итү.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Без алга таба үсәчәкбез. Безнең урта махсус уку йортларына укырга керергә, һөнәр алырга, эш алырга теләүчеләр саны артачак», — дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X