erid:2VtzquqpS7d
Энекәшен өзгәләп атардай булган
Арча яңалыклары

Энекәшен өзгәләп атардай булган

Безгә Минзәлия ханым мөрәҗәгать итте. Үзен шулай дип таныштырды.

"Төшке аш вакытында сайттан "Башта барасы килмәде, аннан кайтасы" дигән язманы укыдым да, сезгә шалтыратырга булдым, - дип мөрәҗәгать итте безгә Минзәлия ханым. Үзен шулай дип таныштырды.-- Минем үземә дә ошады Арчаның үзәк чыршысын кабызу бәйрәме. Әмма салют биргәндә кайтып китәргә туры килде. Ирем энең хатыны белән килде, дип шалтыратты. Йөгердем... Шулай итеп, бәйрәм өзелде.

Елыйсыларым килде. Кызым белән рәхәтләнеп биеп, җырлап күңел ачтык. Раяз Фасихов җырлаганда рәхәтләнеп кушылып җырладым. "Тагын бер ел шаулап үтте..." дигән сүзләре бар ул җырның. Күңелгә тия торган җыр. Соңыннан дискотека була дип кызыктырдылар. Каласы идек. Гел бәйрәм эләкми бит ул.

Ну, бу энекәшне, өзгәләп атардай булдым..."


Арча хәбәрләре

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Әйе, бик матур, күңелле булды Арча елкасы ачылу тамашасы.Җитәкчеләргә һәм оештыручыларга зур рәхмәт.