Эшченең өстенә бетон плитә җимерелеп төшкән, ир-ат һәлак булган
Фаҗига бүген иртән элеккеге автотранспорт предприятиесе территориясендә булган.
Әлмәттә элеккеге автотранспорт предприятиесе бинасында эшченең өстенә бетон плитә җимерелеп төшкән, ир-ат һәлак булган.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген 8.40 сәгатьтә Сургут урамындагы элеккеге автотранспорт предприятиесе бинасында, бетон плитә җимерелеп, аның астында бер ир-атның кысылып калуы хакында хәбәр килгән. Эшчеләр аңа ярдәм итәргә теләсә дә, тырышлыклары бушка киткән.
Урында ачыкланганча, ир-ат перфоратор белән түшәмнең бетон плитәсендә тишекләр ясаган. Кайсыдыр мизгелдә плитә җимерелеп төшкән һәм эшче шуның астында кысылып калган. Алган җәрәхәтләрдән 28 яшьлек ир-ат шунда ук һәлак булган.
65нче янгын-коткару часте һәм 7нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, ир-атны плитә астыннан алып, полицейскийларга тапшырган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/13-04-2021/lm-tt-eshchene-sten-beton-plit-imerelep-t-shk-n-ir-at-lak-bulgan-5819250
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев