Эшкә алучыга - субсидия
Монда сүз аерым категориядәге кешеләрне эшкә алу турында бара.
Эш бирүче аерым бер категориядәге кешеләрне эшкә ала икән, аларга субсидия бар. Төгәлрәк җавап алу өчен без бу турыда районның Кадрлар (Мәшгульлек) үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина белән сөйләштек.
- Эш белән тәэмин итүчеләргә Россиянең Социаль фонд карары (29.12.2024, №2714. Бу законга 2025 елның 2 декабрендә үзгәрешләр керде, №1517) нигезендә аерым категориядәге кешеләрне эшле итсәләр, субсидия бирелә. Бу программа 2026 елда да дәвам итә.
- Субсидия кемнәрне эшкә алган очракта бирелә?
- Махсус хәрби операциядә катнашучыларны, СВОда һәлак булганнарның гаилә әгъзаларын, сәламәтлеге чикле гражданнарны, шулай ук хәрби хезмәтне бетереп кайтучыларны, иректән мәхрум итү учреждениесеннән азат ителгәннәрне, бала тәрбияләүче ялгыз ата яки ананы, күп балалыларны, инвалид бала тәрбияләүчене, тәрбиягә бала алучыларны эшкә алган очракта субсидия билгеләнә. Эш бирүчегә субсидия акчасы өлешләп түләнә.
- Субсидия бирелү тәртибе ничек?
- Бу категориягә кергән хезмәткәрне эшкә алганда эш бирүче интернет челтәре аша Россиянең Социаль фондына гариза яза. Моны Бердәм цифрлы платформада шәхси кабинет аша “Работа в России” дигән мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре бүлегендә җибәрергә кирәк. Язуда буш эш урыннары язылсын. Бу эш урыннарын мәшгульлек үзәге интернет челтәрендә дә таратачак. Эш бирүче, эшкә алган кешесе бер ай эшләгәннән соң, субсидиягә гариза яза. Россия пенсия һәм социаль иминиятләү фонды эш бирүчегә хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (бүгенге көндә 27093 сум), иминият өлешен дә кертеп кире кайтара. Элеге акчалар 3 ай һәм 6 ай эшләгәннән соң да түләнә.
- Ә сәламәтлеге чикле кешене эшкә алса?
- Сәламәтлекләре чикле гражданнарны эшкә алган очракта, эш бирүчегә бу акча күләме ике тапкырга артыграк кайтарыла. 1 һәм 2 группадагы гражданнарны, хәрби операциядә катнашкан инвалидларны эшкә алган очракта шулай ук Россия пенсия һәм социаль иминиятләү фонды тарафыннан оешмага 200 мең сумга кадәр субсидия акчасы бирелә. Эшкә алучы шушы акчага мөмкинлеге чикле булучыга уңайлы эш урыны булдырырга, ә эшкә алынган кеше шул урында кимендә 9 ай эшләргә тиеш.
Кызыксынучылар һәм сораулар булса, тел.8-843-222-05-57, (эчке телефоннар 2301, 2302)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев