erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эзләр санар вакыт җитте

15 гыйнварда кыргый җанварларның кышкы исәбен алу башланды. Әлеге һәр елны үткәрелә торган чара 19 төрдәге җәнлек һәм кошларның күпме санда булуын ачыкларга ярдәм итә.

Исәп алуда белгечләр, аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре һәм иң актив аучылар катнаша. Республика буенча 14 мең километрдан артык ара узарга кирәк булачак. Быел ул өч методика – кышкы маршрут исәбе, җәнлек эзеннән барып һәм аларга азык сала торган урыннарда уза.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мондый исәп алу 15 мартта төгәлләнә. Алынган мәгълүматлар буенча ау ресурсларының торышын ачыкларга  кирәк булганда республика фаунасын торгызу чаралары күреләчәк.
- Безнең районда кыргый хайваннарның кышкы исәбен алу маршрутлары 380 километрны тәшкил итә, - ди ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Илһам Галимҗанов. – Исәп алуда бу эштә тәҗрибәсе зур булган белгечләр, хезмәткәрләр катнаша. Аларга зур җаваплылык йөкләнгән, кышкы исәп алуны уздыру һава торышына да бәйле. Быел да бу эш уңышлы тәмамланыр, дип ышанам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X