erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Фән дөньясына сәяхәт: Арча Үзәк китапханәсендә “Фәнни маҗаралар” квесты узды

Арчаның алтынчы мәктәбе укучылары фән дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды.

Россия фәне көне уңаеннан Арча Үзәк китапханәсендә Арчаның алтынчы мәктәбенең 5 “А” сыйныфы укучылары өчен “Фәнни маҗаралар” дип аталган мавыктыргыч квест оештырылд, дип хәбәр итә Арча Үзәк китапханәсе үезенең социаль челтәрләрендә. 

Чара Россия фәне көнен каршылау кысаларында узды һәм фән, тикшеренү эшчәнлеге, бөек ачышлар темасына багышланды. Уен формасында үткәрелгән квестта укучылар берничә командага бүленеп, үз белемнәрен һәм зирәклекләрен сынап карадылар.

Квест барышында катнашучылар “Бөек ачышлар”, “Фәннең башында”, “Прогресска таба”, “Әкияттән – чынбарлыкка”, “Филворд”, шулай ук команда капитаннары өчен әзерләнгән “Катлаулы сораулар” юнәлешләре буенча көч сынаштылар. Биремнәр фәннең төрле өлкәләрен колачлады һәм укучыларны уйланырга, фикер йөртергә, бергәләп нәтиҗә чыгарырга этәрде.

Уен-квест вакытында балалар күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат туплады, үзләре өчен яңа ачышлар ясады, аларда фәнгә карата кызыксыну туды.  Чараның төп максаты – укучыларда танып-белү активлыгын үстерү, белемгә омтылыш тәрбияләү һәм фәннең җәмгыятьтәге әһәмиятен күрсәтү иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев