erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин урынына ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин булды

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советы депутатының буш мандатын тапшыру турында карарны 3 апрельдә үк кабул иткән иде.

Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш депутаты итеп, вакытыннан алда вәкаләтләрен туктаткан республика парламентының элеккеге рәисе Фәрит Мөхәммәтшин урынына Лотфулла Шәфигуллин билгеләнде. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советы депутатының буш мандатын тапшыру турында карарны 3 апрельдә үк кабул иткән иде. Лотфулла Шәфигуллин «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге тәкъдим иткән кандидатларның республика исемлегенә кергән.

Фәрит Мөхәммәтшин депутат мандатын һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләреннән китүе турында 17 мартта республика парламентының VII чакырылышының 19нчы утырышында игълан итте. Хәзер ул – ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.

«Таттелеком» ГАҖнең элеккеге генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин моңа кадәр өч тапкыр Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды (IV, V һәм VI чакырылышлар), ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетын җитәкләде. Ул – РФ элемтәсенең атказанган хезмәткәре, ТРның атказанган икътисадчысы һәм Халыкара элемтә академиясенең академигы.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/news/farit-moxammatsin-urynyna-tr-daulat-sovety-deputaty-lotfulla-safigullin-buldy-113934?utm_source=yxnews&utm_medium=mobile&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2Fecd1b761-52a2-590c-869b-348b5f66e508

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре