erid:2VtzquqpS7d
Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры үтәчәк
Арча яңалыклары

Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры үтәчәк

14 февральдә Боз сараенда Фәнил Гарәфиев истәлегенә ветераннар арасында хоккей турниры узачак.

Быел ул 10нчы тапкыр уза. Гадәттәгечә анда арчалардан тыш күрше Балтач,Кукмара,Саба, Мамадыш һәм Мари иленең Морки командалары катнашыр дип көтелә.

Уеннар сәгать 9 да башлана. Җанатарлардан санитар таләпләрне үтәүләре сорала.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев