erid:2VtzquqpS7d
Габдрахман бабайга 102 яшь!
Арча яңалыклары

Габдрахман бабайга 102 яшь!

Симетбаш авылында туып-үскән райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман ага Сафинга 31 мартта 102 яшь тулды

Ул хәзерге вакытта Казанда улы Габделнур гаиләсендә яши.

– Әтинең хәтере дә сөбеханалла, сәламәтлеге дә, аяклардан кала, шөкер, – ди Мөрәле авылында яшәүче кызы Нурзия Миңһаҗева. – Яраткан шөгыле – кроссвордлар чишә, туган яклар яңалыклары, бигрәк тә “Ак барс“ ширкәтендәге хәлләр белән кызыксына. Габделнур абый җәйгә чыккач туган якларга алып кайтып килергә җыена.

Районыбызның иң өлкән кешесенә сәламәтлек телибез!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев