erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан иҗат җимешләрегезне кабул итәбез

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан язган шигырьләрегезне безгә җибәрегез. Шигырьләр Тукаебызга багышланган булырга тиеш. Шигырьләрне “Арча хәбәрләре” сайтына урнаштырабыз һәм газетада бастырабыз. Иҗат уңышлары сезгә!

Шигырьләрегезне газетабызның электрон почтасына “Конкурска” дип язып сала аласыз. Электрон почта: arvestnik@yandex.ru

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев