Гадәттән тыш хәлләрне кем "чыгара"?
Соңгы вакытта ешаеп киткән җил-давылларны, табигать көйсезлекләрен кем "чыгара" дип аптырап йөри идек.Бактың исә, алар үзебездә икән...
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе моның шулай икәнлеген үзе үк таный. Русчада "ликвидация" сүзен "чыгару" дип тәрҗемә иткәннәр.
Узган ел без бу турыда шалтыратып сәгать ярым аңлатып та караган идек. Әмма файдасы булмаган, һаман да гадәттән тыш хәлләрне "чыгару"ны дәвам итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев