erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Гаилә учагы“ Арчага килеп җитте

Арча районы ЗАГС бүлеге узган атнада үзенчәлекле кунаклар кабул итте. Биредә Мәскәүдә башланган “Гаилә учагы“н тапшыру бәйрәме узды.

2024 ел Россия Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Быел 23 гыйнварда Мәскәү шәһәрендә Гаилә елын ачу тантанасы узды. Анда “Бөтенроссия гаилә учагы“ кабызылды. Барлык федераль округлардан җыелган яшь гаиләләр гаилә учагының очкынын үзләре яшәгән төбәкләргә алып кайтты. Шул яшь гаиләләр арасында Балтачтан Сөмбел һәм Самат Зыятдиновлар да бар иде. Шул көннән башлап башкаладан кайткан “Гаилә учагы” республикабызда районнан районга күчеп җылылыгын тарата, гаиләләрне тагын да якынайта. 29 июньдә учак уты Саба районыннан безнең районга да килеп җитте. Аны районыбызга алып кайту бәхете районыбызның күркәм, актив, күп балалы, Сөрде авылыннан Хафизовлар гаиләсенә елмайды.  Хафизовлар “Россия йөрәге” гаилә утын Арчабызга алып кайтып Саматовлар гаиләсенә тапшырды.

Ике гаилә дә райондашларыбызга үрнәк.

Кызу урак өстендә бригадирны ачуландырып өч көн ял хисабына ике көн туй, “килен токмачы” уздырганнары бүген генә кебек әле. Ә елларны саный китсәң, ярты гасыр – 50 ел вакыт узган икән инде! Рәмзия апа белән Ринат абый еш искә төшерә яшь вакытларын. Шул көннән башлап тормыш арбасына җигелә алар: өч балага гомер биреп үзләренең үрнәгендә тәрбияләп үстерәләр, хөкүмәт эшенә дә, йорт, каралты-кура җиткерергә көч, вакыт табалар. “Без эштә вакытта йортны карарга, балаларга күз-колак булырга ярый кайнанам булды. Мин аңа чиксез рәхмәтле”, – ди Рәмзия апа. Кайнанасы белән 30 ел тату булып, яшьләргә үрнәк күрсәтеп бер түбә астында яши алар. Шуның 5 елында үзе килен, үзе кайнана булып яшәү дә насыйп була Рәмзия апага.

Гаилә учагын кабул итеп алучы Сарай-Чокырча авылыннан Әнисә һәм Мөдәрис Саматовлар гаиләсенә дә 53 ел инде. Ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче алар.

Гомер буе авылдашларына игелек күрсәтеп яшәгәннәр: Мөдәрис абый лаеклы ялга чыкканчы электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән, ә Әнисә апа – шәфкать туташы. Үрнәк, тырыш гаиләдә биш бала үскән. Аларның барысы да тормышта лаеклы урын тапкан. Тырыш хезмәтләре, гади булулары белән зур ихтирамга лаек булган, үз үрнәкләрендә балаларын да шундый ук тырыш, эш сөючән, кешелекле итеп тәрбияли алганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Районыбызның ЗАГС бүлегендә узган бәйрәмгә үрнәк гаиләләрне котларга балалары, дуслары, туганнары да килгән иде. Аларны райөн башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина котлап ихлас теләкләрен дә җиткерде. Бу көнне Саматовлар гаиләсе өчен икеләтә куаныч булды: берничә сәгатьтән аларның үз яннарында үскән оныклары армия сафларыннан кайтып җитәргә тиеш иде.

Ә кич бу матур көннең дәвамы Арча стадионында узган яшьләр көненә багышланган бәйрәмдә төгәлләнде. Бөтенроссия гаилә учагының җылысын “Россия йөрәге” гаилә учагын Саматовлар гаиләсе хәер-фатыйхалары белән Райнур һәм Азалия Заһидуллиннар гаиләсенә тапшырды.

Арча егете Райнур белән Саба кызы Азалия Арча педагогика көллиятендә танышалар. Гаилә коргач Арчада төпләнәләр. Икесе дә Арчаның 7 нче мәктәбендә балаларга белем бирә.

Гаилә учагы капсуласы районыбызда 8 июльгә кадәр ЗАГС бүлегендә сакланачак. Аннан эстафетаны Балтач районы кабул итеп алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев