erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гаиләләре белән осталар

Ул әле чигүче дә икән.

Шурабаштан укытучы Олеся Антипованың сәхнәләрдә чыгыш ясавы, “Шишор” ансамблен җитәкләве турында беләбез. Әмма ул әле чигүче дә икән.

Олеся әйтүенчә, моннан берничә ел элек улы Эмиль белән Арчада “Без бергә” дигән республика бәйгесендә дә катнашканнар. “Гаилә династиясе” номинациясе буенча. Чөнки алар гаиләләре белән кул эше осталары булып чыкты.

– Әнием Лидия Сергеевна (4 ел элек вафат) чигә иде. Мин дә аннан бу эшкә өйрәндем. Безнең мари халыкларындагы гадәт буенча кияүгә сорый килгән егетемә үзем чиккән, пар күгәрчен төшерелгән сөлге биреп җибәрдем. Ул туйга шуның белән килә, туйдан соң стенага элеп куела, – диде Олеся. – Озак еллар эленеп торды. Тик хәзер өйләр заманчалашты. Стеналарда обойлар. Аннан безнең почмакта икона тора. Ягъни, Аллаһ почмагы. Аны каплау өчен дә пәрдәләр чиктем. Чит күзләр тимәсен өчен каплап куела ул.

Чиккән әйберләре – искиткеч! Шома чигү бу. Тукыма өстенә рәсем куялар да бөтен җирен тутырып чигәләр. Мулинә җеп белән түгел. Төрле төстәге шәл сатып алалар, сүтәләр, шул җеп белән чигәләр. Шома һәм бик матур килеп чыга.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әтисе Игорь заманында тәрәзә йөзлекләре ясаган. “Олыгайды. Хәзер куллары бик бармый”, – диде Олеся. Гаиләдәге икенче кызлары Наталья Казанда яши, шәфкать туташы. Ул гап-гади кәгазьдән могҗизалар тудыра. Кәгазьне төрә, үрә, катыра, буйый. Шкатулка, икмәк савыты, кәрҗиннәр – кәгазьдән димисең дә.

Игезәк кызлары Эмма белән Эдда белемнәре буенча пешекчеләр. Ә һөнәрләре буенча Эмма балалар бакчасында пешекче булып эшләсә, Эдда – хисапчы. Буш вакытларында алар да тик тормый. Эдда тортлар пешерә. Мари халыкларының “Семык” республика бәйгесенә милли орнаментлар белән торт ясаган булган. Аның тортлары – чын сәнгать әсәре. Ә Эмма бисердан бизәнү әйберләре ясый. Милли бизәкләр белән муенсалар аеруча ошады.

– Кулың эш белсә, югалмыйсың, – ди Олеся. – Беренчедән, күңел тынычлыгы аласың, икенчедән үзең өчен дә файда. Сораучылар, заказ бирүчеләр дә күп. Зыян түгел бит. Мин, мәсәлән, бик каты чигәм. Шуннан тәм табам. Файда да алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча