erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Газета укучыларыбыз кыйммәтле бүләкләр отты

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте язылучылар арасында бүләкләр уйнатты

«ТАТМЕДИА» АҖ газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнгәннән соң, абунәчеләр арасында лотерея уйнату традициясен дәвам итеп, 2025 елның беренче ярты еллыгына язылучылар арасында җиңүчеләрне ачыклады.

«Язылган өчен 100 мең сум, телевизор һәм башка бүләкләр!» акциясе шартлары буенча, район газетасына һәм «ТАТМЕДИА»ның тагын кайсы да булса журнал яки газеталарына язылган квитанцияләрне нигезләмәдә күрсәтелгән адреска җибәрергә кирәк иде.  

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, акциядә 686 абунәче катнашкан, алар арасында, Татарстанннан тыш, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Чувашия, Марий Эл һәм Башкортстан республикаларында яшәүчеләр бар. Төп бүләк – 100 мең сум акчага Саба районыннан Рәисә Мөбарәкова лаек булган.

Бүләк отучылар арасында Арча районыннан да ике газета укучыбыз бар. Алар – Югары Пошалымнан Резилә Шәкүрова(автомобиль өчен тузан суырткыч) һәм Наласадан Илнур Сираҗиев(тонометр). Бүләкләр тапшырганнан соң, үзләре белән очрашып, җиңүчеләр белән якыннанрак танышырбыз 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев