Газинур Борһанов - айның иң яхшы тренеры
2025-2026 уку елында ай саен «Арча» спорт мәктәбе тренер-укытучылары арасында рейтинг үткәрелә. Бу турыда Арча спорт мәктәбенең ТГ каналында хәбәр ителә
Гыйнварның иң яхшы тренеры булып тхэквондо буенча тренер-укытучы Борһанов Газинур Юныс улы танылган.
Тренерның гыйнвар аенда ирешкән казанышлары:
Ел саен шөгыльләнүче спортчыларның әти-әниләре белән традицион очрашу, тхэквондо буенча фестиваль (05.01.2026, Арча шәһәре)
Ранель Гаптелбәров – 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында тхэквондо буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә 3 урын (10-11.01.2026, Менделеевск шәһәре)
Әмир Хәбибуллин һәм Әмирхан Галимов -15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында тхэквондо буенча Татарстан Республикасында 5 нче урын (10-11.01.2026, Менделеевск шәһәре)
Ранель Гаптелбәров – 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында тхэквондо буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә 9 урын (20-22.01. 2026 Чабаксар)
Чыганак: https://t.me/odms_arskRT/6262
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев