Геройларны борчыган сораулар – контрольдә
Махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайткан һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле егетләр белән очрашу булды.
Махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайткан һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле егетләр белән очрашу булды.
Аны район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров алып барды. Очрашуның төп максаты – егетләрне борчыган мәсьәләләрне тыңлау, аларны хәл итү өчен җаваплы белгечләр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге тудыру иде. Анда социаль учреждение җитәкчеләре дә катнашты, алар үз юнәлешләре буенча аңлатмалар, сорауларга җавап бирде.
Егетләрне күбрәк нинди мәсьәләләр кызыксындыра? Сәламәтлекләре буенча комиссовать ителсәләр дә, аларның барысы да диярлек аякта, тормыш алып барырга, эшләргә, сәламәтлекне ныгытырга кирәк. Эшкә урнашу, медицина ярдәме алу, тернәкләнү үтү, социаль ярдәмнәр, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, пенсия белән тәэмин ителү, үз эшен булдыру буенча сорауларга җаваплар күпләрен кызыксындыра. Шуңа әлеге сорауларга җавап бирә алучы җитәкчеләре чакырылган иде очрашуга.
Социаль фондның Арча бүлекчәсе клиент хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова пенсия алу тәртибе белән таныштырып үтте.
– Иреклеләр формированиесе составында хезмәт иткәндә алынган хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә генә социаль фонд аша инвалидлык пенсиясе түләнә. Күләме: беренче төркем инвалидлык – 26 472,24 сум, икенче төркем инвалидлык – 22 660,20 сум, өченче төркем инвалидлык – 15 442,14 сум. Калган очракларда пенсия хәрби линия буенча бирелә, – диде ул. – Пенсиядән тыш яңадан социаль фонд аша айлык акчалата түләүләр бар. Ул сугыш хәрәкәтләре ветераннарына 4 582, сугыш хәрәкәтләре инвалидларына 8 328 сум. Сугышта һәлак булганнар, кайткач үлгәннәрнең һәр гаилә әгъзасына 2 500 сум күләмендә айлык түләүләр каралган. Хәрби комиссариаттан белешмә булган очракта, һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең алтмыш проценты кире кайтарыла, ун елга бер йортны төзекләндерү өчен акча бирелә. Моның өчен төп документ – хәрби комиссариат белешмәсе. Мобилизация буенча махсус хәрби операциягә киткәннәрнең өч яшькә кадәрге балаларына ай саен 18 285 сум пособие, йөкле хатыннарына бер тапкыр 42 665 сум акча түләнә. Хәзерге вакытта Россия буенча 12 тернәкләнү үзәге бар. Демобилизацияләнеп кайтканнарга елга бер тапкыр 21 көн дәвамында бушка дәвалану мөмкинлеге бар. Юл акчасы, нәрсә белән барсалар да, тиз арада кире кайтарыла.
– Социаль җайлашу һәм Татарстанның тернәкләндерү үзәкләрендә тернәкләнү узу буенча шәхси программалар төзелә. Шуннан чыгып социаль ярдәм күрсәтелә. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайткан һәм сәламәтлеге буенча комиссовать ителгән бер кешегә һәм махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең гаилә әгъзаларына (дүрт кеше) өйләренә барып социаль хезмәт күрсәтелә. МХОда хезмәт итүчеләрнең балаларына (һәр балага) 20 мең сум күләмендә акча түләнә. Участок эчендә газ кертү өчен 100 мең сум субсидия бирелә. Шулай ук газга техник хезмәт күрсәтү, гомуми йортларда яшәүчеләргә торак хезмәте өчен түләүнең 50 проценты кире кайтарыла, – диде халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова.
– Тернәкләндерү үзәкләренә тернәкләнү өчен җибәрелгән очракта Арча үзәк хастаханәсендә бөтен документларны әзерләп бирәбез, – диде Арча үзәк хастаханәсенең баш табибы Рифат Идрисов. – Медицина хезмәтенә кагылышлы сорауларыгыз булса, килегез. Чират булып, чиратсыз кертмәгән очракта да үземә мөрәҗәгать итегез.
Чират турында сүз чыккач шунда ук аңа сорау бирелде.
– Сәламәт балаларны кабул итү көнендә табибка керү өчен зур чират була. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең балалары чиратсыз кабул ителә, дисез. Әмма биредә ул үтәлми. Казанда, мәсәлән, андый нәрсә юк. Медицина карточкасының тышына ук СВО дип язып куелган. Шуның буенча чакырып ук алалар. Бездә дә шундый тәртип кертергә кирәк. Сәламәт балаларга гына түгел, авыру балаларга да.
Табиб кабинеты ишегенә аларның чиратсыз кабул ителүе турында язып куелган, анысы. Тик иртә таңнан килеп чират алган әниләр кемнең кем икәнен каян белә? Баш табиб бу мәсьәләне контрольгә алырга һәм тиешле тәртип урнаштырырга вәгъдә итте.
Арча районы кадрлар үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина махсус хәрби операция зонасында яраланып кайтып, анда барырга яраксыз, дип табылганнар өчен эшкә урнашу мәсьәләсен аңлатты.
– Кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Безгә килгән бөтен кешене эшкә урнаштырабыз. Алар белән даими элемтәдә торабыз, кайберләренең өйләрендә дә булдык. Күбесе бүгенге көндә тернәкләндерү үтә, – диде ул.
Очрашуда катнашучылар нинди һөнәрләр буенча эшләр булуы белән кызыксынды.
– Нигездә, эшче һөнәрләр. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә кешеләр кирәк. Үз эшен ачып җибәрергә теләүчеләргә дә ярдәм итәбез. Эше булмыйча, үз эшен ачып җибәрергә теләгән кешегә бер тапкыр кире кайтарылмый торган акча бирелә, – диде Гөлфия Гыйбадуллина.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшен булдырырга теләүчеләргә дә ярдәм күрсәтелә.
– Мин кая барырга кирәклеген әйтәм, консультация бирәм. Авыл хуҗалыгы министрлыгында проект төзергә булышалар. Проектны тормышка ашыру өчен ике ел вакыт бирелә, – дип аңлатты Арча дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Айдар Рамазанов.
Егетләр үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап алды, шулай ук хәл итәсе мәсьәләләр белән уртаклашты. Очрашу ахырында спорт ярышларында катнашкан егетләргә дипломнар тапшырылды. Аларны һәм башка катнашучыларны да актив тормыш алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә чакырдылар.
– Бүген яңгыраган бер генә сорау да җавапсыз калмаячак. Без аларның һәрберсе буенча чишелеш юлларын табып, контрольдә тотачакбыз һәм сезгә җиткерәчәкбез, – диде Рамил Мөхәмәдияров. – Бу әле беренче генә очрашу. Киләчәктә андый аралашуларны дәвам итәрбез. Бүген аз кеше җыелды, башкалар да килсен иде. Күбрәк сезнең нинди сорауларга җавап ишетәсегез килә? Нинди хезмәт җитәкчеләрен чакырырга? Бөтенесен безгә җиткерегез, эшләрбез.
Очрашу ахырында спорт ярышларында катнашкан егетләргә дипломнар тапшырылды. Махсус хәрби операция зонасында катнашучылар һәм ветераннары арасында Татарстан Республикасы Рәисе Спорт Кубогына үткәрелгән ярышларның финал этабында җиңү яулаган Рамил Нуриязданов, Динар Абдуллин Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы дипломнарына лаек булды.
– Өйдә генә утырмагыз, актив тормыш алып барыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, – диде Ватанны саклаучылар фондының Арча районы буенча социаль координаторы Алинә Латипова.
– Бергә булыйк, егетләрнең җиңү яулап кайтуларын бергә көтик, – дип тәмамлады сүзен районның “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев