Гөмбә җыйганда адашкан хатынны һәм аның балаларын тапкан
Гөмбәчеләр Байлар Сабасы янындагы урманда адашкан.
Татарстанда коткаручылар гөмбә җыйганда адашкан хатынга һәм аның балаларына урманнан чыгарга булышкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Гөмбәчеләрнең урманда адашуы турындагы хәбәр коткаручыларга кичә иртәнге унберенчедә килгән. 50 яшьлек хатын-кыз үзенең 18 һәм 9 яшьлек кызлары белән Байлар Сабасы янындагы урманга киткән, әмма күпмедер вакыттан соң урманнан үзләре генә чыга алмаячакларын аңлаган. Коткаручылар адашкан гөмбәчеләрне ике сәгатьтән соң табып, урманнан алып чыккан.
Тулырак: http://saby-rt.ru/news/rayon/kotkaruchylar-saba-urmanynda-gmb-yyganda-adashkan-khatynny-m-any-balalaryn-tapkan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев